Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар гаилә җылысына мохтаҗ

Бүген балалар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары күбәйде. Күптән түгел шәһәребездә яшәүче ике кыз да үз теләкләре белән гомерләрен өзәргә теләгән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында әнә шул мәсьәлә тикшерелде һәм кызлар белән сөйләшүләр алып барылды.

Башта шунысын искәртәсе килә, суицидлар буенча безнең ил Кытайдан кала икенче урында тора. Яшүсмерләнең соңгы чиккә барып җитүләренең сәбәбе күпчелек очракларда гаиләдәге тәрбиягә, бала аңына кечкенәдән нинди гадәтләр сеңдерелүенә бәйле. Утырышка чакырылган кызлар белән аралашканнан соң да комиссия әгъзалары шундый нәтиҗәгә килде.

Беренче кыз 9 нчы сыйныфта белем ала. Берничә тапкыр кан тамырын кисеп, дөньядан китәргә теләгән. Бары тик вакытында ашыгыч ярдәм чакырылганга күрә генә аның гомере өзелми калган. Икенчесе - 10 нчы сыйныфта укыганы иртәнге 6 сәгатьтә дару төймәләре эчкән. Шулай ук әниләре аны коткарып калган. Сөйләшүләр барышын күзәткәннән соң шундый уй туды: кызлар әлеге гамәлләре белән үзләренә игътибар таләп итә, якыннарын куркытырга тели. Шулай булмаса беренче тапкыр әлеге адымга баргач, үзләре үк ашыгыч ярдәмгә шалтыратмаган булырлар иде. Аларның икесе дә гаиләләрендә күңелләренә тынычлык таба алмый, якыннарына эч серләрен ачудан тартына - балаларны аңламыйлар һәм тормышлары белән кызыксынмыйлар. Психологлар кызларга әти-әни назы җитмәвен һәм аларның бик эмоциональ булуларын искәртте. Беренче кыз аралашучан булып чыкты, белгечләр биргән сорауларга ачык җавап җиткерде, башкача мондый юлга бармаячагын әйтте. Икенчесе исә бөтенләй сөйләшергә теләк белдермәде, аның кайбер җаваплары комиссия әгъзаларын гаҗәпләндерде. "Син үлемсезме, ничә тапкыр яши алам дип саныйсың?" дигән сорауларга, ул кыска гына: "Белмим", - диде. Аның белән килгән әнисе шулай ук үзен бик сәер тотты. Алар арасындагы мөнәсәбәтне, үзара сөйләшүләрен, бер-берсенә авыр сулап эндәшүләрен күргәч, утырышта катнашучылар ана белән кызның бер-берсеннән туюларын аңлады.

Ике гаиләдә дә күптән түгел яшь балалар туган. Билгеле, өлкәннәрнең барысы да кечкенә нәниләргә күп игътибар бирә. Ә кызлар үзләрен якыннарына кирәксез итеп тоя башлаган.

Комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов яшүсмер кызларга яшәү мәгънәсен аңлатырга тырышты. Бүген җир йөзендәге меңләгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү өчен көрәшүләрен, киләчәккә өмет белән карауларын әйтеп, ул кызларга сәламәтлекләренең кадерен белергә һәм ышанычлы адымнар белән алга таба барырга кирәклекне төшендерергә омтылды.

Комиссия әгъзалары психологларга һәм укытучыларга кызлар белән аралашуны дәвам итәргә дигән карар кабул итте, әмма гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр урнашмый торып, балалар "савыга" алмастыр. Әлмәт психоневрология диспансерының баш табибы С.Лебедев фикеренчә, балалар - бик нечкә психологлар. Алар өлкәннәр күрмәгәнне дә күрә, ишарәләрне, мимиканы үзләренчә аңлый. 11 яшькә кадәр бала үз-үзенә кул салу турында һич кенә дә уйламый, әлеге яшьне узгач, җәмгыятьтә үз урыны барлыгын яки юклыгын аңлагач кына тупаслыклар кыла башлый дип саный ул. Ләкин замана балалары тиз өлгерә. Алар интернет, телевидение аша үз проблемаларының чишү юлларын эзли. Бигрәк тә чит илләрдә төшерелгән сюжетлар яшүсмерләргә зур йогынты ясый. Белгечләр аларның кайберләренең махсус шундый юнәлештә булуына, ягъни үлемгә чакыруларына басым ясый.

Узган ел Әлмәттә яшүсмерләр арасында 5 суицид очрагы теркәлгән, шуларның икесе үлем белән тәмамланган. Бу юлы да соңгы юлны сайлаучылар гаиләдә иминлек булмаганга һәм даими ызгыш-талаш килеп чыкканга бауга менгән. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, адәм баласы үз теләге белән туа алмаган кебек, тормыштан да вакыты җитмичә китәргә тиеш түгел. Гомерне өзү дини күзлектән чыгып караганда да зур гөнаһ. Кеше үзен кемгәдер, җәмгыятькә кирәк итеп тойганда гына тормыштан ямь табып яши. Баш табиб әйткәнчә, кеше сугыш, ачлык елларында да яшәүгә үзендә көч тапкан. Якты дөньядан үз теләге белән баш тартуны бары тик көчсезләр генә сайлый.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://konotop5.com/news/810088-chto-tolkaet-lyudey-na-samoubiystvo.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250