Балалар бакчасына түләүгә өстәмә компенсация алу өчен декретта утыручы әлмәтлеләргә керем турында белешмә алу юлы тәкъдим ителде
Балалар бакчасына түләү күләме арту уңаеннан шау-шу тынарга уйламый әле.
Социаль челтәрдә 7 ноябрь көнне "Нефтьче" мәйданы каршында митинг оештыру турында сүзләр йөри. Төгәле, коммунистлар Октябрь бәйрәмен билгеләп узачак чарада әлеге мәсьәлә дә күтәреләчәк икән. Бу хакта муниципалитетта 2014 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк закон белән бәйле сорауларга (бу уңайдан газета битләрендә тәфсилле аңлатма бирелгән иде инде) багышланган брифингта да сүз булды. Мәсьәләнең асылын аңламаучылар һәм аңларга теләмәүчеләр өчен оештырылды ул.
Түләү арта, ләкин күпкә түгел
Киләсе елдан бакчага бәяләр чыннан да арта. Бакчаның категориясенә карап сумма төрле. Әлмәттә, мисал өчен, 7 балалар бакчасы 1 нче категорияле. 2 нче категориялеләр исемлегенә 42 шәһәр һәм 6 авыл мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе кергән. Калганнары, авыл бакчалары 3 нче категорияле санала. Мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев сүзләренчә, тәрбиячеләрнең һәм башка хезмәткәрләрнең эш хакы, бакчаларда коммуналь түләүләр күтәрелү, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрен матди-техник җиһазлау нәтиҗәсендә финанс чыгымнары нормативлары үзгәрү сәбәпле сабыйларын балалар бакчасына йөртү мөмкинлеге өчен әти-әниләр взносы да арта. Ләкин ул һәр елда күзәтелгән артудан әллә ни күп түгел. Бу - бер.
Икенчедән, ай саен бер баланы балалар бакчасында тоту дәүләткә 10-12 мең сумга төшә. Хөкүмәт ата-аналар өлешенә төшкән түләүнең дә бала санына карап 20, 50, 70 процентын кире кайтара. Әлеге кагыйдә киләсе елга да саклана. Тик ул ата-аналар түләгән акчаның уртача күләменнән (1246 сум) чыгып кайтарылачак.
Бу түләүләр турында тәфсилле таблица http://www.almet-rt.ru сайтына урнаштырылган ("4 класс белеме булганнар да аңлый алырлык" дип шәрехләделәр аны).
Син түлисең, алар кайтара
Моннан тыш, 2014 елдан республикада әти-әниләр кесәсеннән чыккан акчаны өстәмә компенсацияләү чарасы гамәлгә керә. Ул гаиләнең кеше башына туры килгән айлык кереме күләменә карап биреләчәк. Гаиләдәге һәр җанга керем 20 мең сумнан арта икән, аңа өмет итә алмыйсың. Ул суммага якын да килми икән, рәхим ит, документлар җыеп тапшыр да, субсидия көт.
Мәсәлән, 2 нче категорияле бакчага йөргән кызы өчен Регина моңарчы 1422 сум түли иде. 1 гыйнвардан аңа 2504 тәңкә бирергә туры киләчәк. Регинага яңа закон буенча уртача дип билгеләнгән 1246 сумнан 20 проценты - 249 сум кире кайта. Гаилә кереме кеше башына 10 мең сумнан артмаганга аңа 753 сум күләмендә өстәмә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Шулай итеп, ул кызы өчен бакчага фактта 2504 түгел, 1502 сум түлиячәк.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов белдергәнчә, 23 октябрьдән шәһәр балалар бакчаларында график буенча кичке 4 тән 7 гә хәтле "мобиль офис" документлар кабул итә. Тик шәһәрдәшләр моның уңайлык булуын аңлап бетермиләр булса кирәк. Документ тапшыручылар сирәк. Соңрак идарәдә гомуми чиратта вакыт уздырыргадыр исәпләре. 2 ноябрьдән һәр шимбәдә идарә белгечләре зур авылларга да чыгарга ниятләп тора.
Шәһәрдә һәм районда балалар бакчаларына йөрүчеләр саны 11 меңләп. Бүгенгә 508 кешегә компенсация исәпләнгән инде. 30 лабы кереме турындагы белешмәләре дөреслеккә туры килмәү сәбәпле кире борылган. Керем турындагы белешмә җентекләп тикшерелә, алдау-йолдауга урын калмаячак.
"Урам" сүзенә түгел, белгеч киңәшенә колак сал
Балалар бакчасына түләүләр буенча сорауларың бар икән, митингка түгел, белгечләргә бар. Һәрхәлдә, һәр гаиләне аерым карап, проблеманы хәл итү юлларын, закондагы "ак таплар"дан файдалану мөмкинлекләрен дә күрсәтергә ышандыра алар. Берничәсен брифингта да әйтеп үттеләр.
*Документ тапшырган чорда отпуск түләүләре дә туры килеп белешмәдә керем суммасы күбрәк күрсәтелгән, ди. Белгечләр сиңа соңрак килергә киңәш итәчәк.
* Ана кеше баласын үзе генә тәрбияләгән, баланың атасыннан алимент булмаган очракта нишләргә? Һичшиксез, алиментка бирергә кирәк. Әгәр инде әтидән ярдәм сүздә килешенгән һәм ул түләнә икән, шул килешүне кәгазьгә төшереп китерергә кирәк.
* Ә 1,5-3 яшькәчә бала белән декретта утыручы нинди белешмә тапшырырга тиеш? Андыйларга мәшгульлек үзәгендә һөнәри белем курсларына язылырга киңәш итәләр. Беренчедән, уку бушка. Икенчедән, стипендия түлиләр. Димәк, керем турында белешмә булачак.
* Бүгенге көнгә кадәр социаль яклау идарәсеннән пособие, субсидия алучылар (680 кеше) керем турында белешмә алмаса да ярый, килеп гариза язып китү дә җитә.
Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт булсын
Бер-ике ел элек шул "аңларга теләмәүчеләр" исәбенә керәсем килеп, баласына "нәнәй" тоту тәҗрибәсе дә булган бер танышыма бакчага түләүдән зарланмак булдым. Сүз башлау белән авызымны каплады бу.
Ай буе балаңны иртәдән кичкә кадәр ашатып, уйнатып, тагын ашатып, йоклатып, укытып, кабат ашатып, җырлатып-биетеп тоткан өчен 1200 тәңкәңне жәллисеңме? - диде ул. - Ә син үзең шул бәягә башка берәүнең баласын ай буе шул шартлар белән карарга ризамы соң?
Тукайча әйткәндә, мин дә шуннан бирле андый сүзгә кыймый башладым, я үземә каратырлар дип... эшкә аек акыл җиктем.
Ләйләгөл Минаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа