Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыр югалту

Әлмәт районының медицина җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.

60 нчы яшендә яхшы табиб - "Татнефть" акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте балалар хирургия бүлеге хирургы Шәрәфиев Зәйтүн Галләм улының йөрәге тибүдән туктады.

Ул хезмәт юлын 1980 елда Әлмәттә берләштерелгән балалар дәваханәсендә балалар хирургы булып башлады. 1985 елда медсанчастьның балалар хирургиясе бүлегенә балалар хирургы итеп күчерелде, бүлекне оештыру һәм ачуда актив катнашты.

Медсанчастьта эшләү чорында Зәйтүн Шәрәфиев үзен югары квалификацияле, эшен яратып башкаручы белгеч итеп танытты, даими рәвештә белемен күтәрде. Урология, балаларда үлекле хирургия, кичектергесез хирургия, балалар хирургиясендә лапароскопия буенча махсус белем алды. 1992 елда югары квалификацияле табиб-балалар хирургы категориясенә ия булды.

Авыруларга карата сизгер, игътибарлы булып, ул үзенең эшчәнлеге чорында балаларга һәм олыларга үлем-китемсез 10 000нән артык операция ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса