Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Авылым мәчете” рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре тәбрик ителде

Бүген Үзәк мәчеттә "Әлмәт" таңнары" газетасының мәгариф идарәсе һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет белән берлектә уздырган "Авылым мәчете" рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре тәбрик ителде.

Мәгълүм булганча, әлеге бәйге безнең сайт аша үткәрелде. Авыл мәктәпләренең 3 һәм 4 нче сыйныф укучыларыннан бәйгедә катнашу өчен 200 дән артык рәсем килде. Жюри аларның 60 ын сайлап алды. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Жюри әгъзалары тавышлар санын санаганнан соң, урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

I урын - Ришат Заһиров, Кичүчат (139 тавыш)

II урын - Ризидә Мортазина, Елховой (78 тавыш)

III урын - Ильвина Галимова, Колшәрип (73 тавыш).

Жюри кызыксындыру премияләре бирергә дә карар итте. Әлеге бүләккә Марат Селеверстов (Яңа Кәшер), Александр Ипеев (Урман Кәләе),

Евгений Кудряшов (Урман Кәләе), Ангелина Малышева (Рус Акташы) ия булды. "Газета укучылар мәхәббәте" призы белән Айгөл Габдрахманова (Колшәрип), Диләрә Кәлимуллина (Елховой), Динара Мансурова (Иске Михайловка), Ирек Талибуллин (Яңа Нәдер), Оксана Шабалина (Сиренькино), Эльвина Хәбибуллинаның (Түбән Мактама) эшләре билгеләп үтелде.

Балаларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. I урынга 1 мең, II һәм III урынга шул рәвешчә 700 һәм 500 сумлык премияләр бирелде. Кызыксындыру һәм газета укучыларның мәхәббәтен яулаган эш авторларына 300 әр сумлык акчалата бүләк тапшырылды. "Әлмәт таңнары" газетасының баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина, Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Җәмил хәзрәт Хәлирахманов, мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бирү буенча методисты Наҗия Ганиева балаларга изге теләкләрен җиткерделәр, бәйгеләрдә актив катнашырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса