Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы тармагында акча эшләү юлы бар

Быел авыл хуҗалыгы тармагы өчен борылыш елы булыр дип көтелә.

Игенчелектә дә, терлекчелектә дә, бигрәк тә сөт җитештерү өлкәсендә үзгәрешләргә өмет зурдан. 13 февральдә калабызга килгән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуында әнә шулай дип белдерде.

Алга куелган бурыч җиңел түгел, шуңа күрә бүген авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле юллар эзләнә, программалар кертелә.

- Бездә сату рентабельлелеге нык түбән. Бюджет ярдәмен искә алмаганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәммәсе зыянга эшли. Хәтта ярдәм була торып та, республикадагы 2/3 хуҗалыкның чыгымнары керемгә караганда күбрәк. Өстәвенә дүрт ел рәттән корылык килде. Узган ел тармактагы торышны 2012 ел дәрәҗәсеннән төшермәү бурычы куелган иде, ләкин аны үти алмадык. Быел да тармакка традицион ярдәм булачак, - диде министр. Билгеләп узылганча, сөтчелек фермаларын яңартып реконструкцияләү буенча яңа программа эшләтеп җибәрелә. Ул өч елга исәпләнгән. Программаның бәясе 1,5-1,6 миллиард сум тора. Хуҗалык фермага капиталь ремонт уздырып, аны технологик яктан яңарткан очракта бинага министрлыктан 2 миллион сум, ә инде сенаж траншеялары да төзелсә, тагын 800 мең сум каралган. Сөт җиһазлары бюджет хисабына субсидияләнәчәк.

- Кызганыч, Әлмәт районында сөт күп савылмый. Бездә республиканың төньяк районнары хуҗалыклары сөт сатып яхшы акча эшли. Сөтләре күп булганнар аны эре партия итеп килограммын 23-26 сумнан сата. Эре инвестиция кертмичә дә тырышып эшләп, алдынгы технологияләр кулланып, уңай күрсәткечләргә ирешергә була. Киләчәктә Россиянең икътисады сөт җитештерүгә дә бәйле булачак. Шуңа күрә яңа программадан тулысынча файдаланырга тырышсагыз, оттырмассыз.

Кышның соңгы ае тәмамланып килә. Бу язгы кыр эшләренә дә озак калмый дигән сүз. Министр аңа да тукталды.

- Ашлама - корылыкка каршы көрәшнең бер формасы. Быел аның бәясе узган елга караганда 10 процентка арзанрак. Теләсә нинди чыганаклар кулланып, мөмкинлекләр эзләп, ашлама алырга кирәк. Сезнең районда булачак уңыш астына кимендә гектарына 60 килограмм ашлама кертүне гадәткә салырга иде, - диде ул, әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп. - 50-60 килограмм үсемлекләр ихтыяҗының минимумы гына ул.

Ягулыкка килгәндә, Марат Әхмәтов бу җәһәттән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов белән очрашуларын, нефтьчеләрнең агымдагы елда да ярдәм итәчәкләрен белдерде. Быел компания ягулыкны үз заводыннан җибәрәчәк һәм кыр эшләре өчен аның килограммы 6 сумга арзанрак булачак. Авыл хуҗалыгы министры һава торышы, юрамаларга караганда, иген өчен кулай килергә тиешлеген, уҗым культураларының яхшы торышта булуын, туфрактагы дымның кышны чыгарга һәм үсемлекләрне тукландырганчыга кадәр җитәчәген билгеләп үтте. "Сабантуй алдыннан 2013 ел декабрендәге салкыннар кебек явым-төшем булса, дым запасы да булыр," - диде ул.

Республикада быелдан авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча да шулай ук өч елга исәпләнгән программа эшли башлый. Ел саен бу максатка 2 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Кыскасы, техника бәясенең 60 процентын хуҗалык үзе түли, 40 проценты республика бюджетыннан бүленә. Мөмкинлектән файдалану өчен хуҗалык җитәкчеләренә читтән ярдәм эзләргә, банклардан кредит алырга киңәш ителде.

Сорауларга җаваптан күренгәнчә, узган ел сатып алынган техникага да субсидия бирелә. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре техниканы беренче лизинг взносын түләмичә генә алып булмас микән дигән гозерләрен дә җиткерделәр. "Лизинг компаниясенең бер тиен дә акчасы юк. Беренче взноска акчаны үзегезгә эзләргә кирәк. Ә менә бөртекләтә түләү мәсьәләсен тикшерербез" - җавап әнә шундый булды.

Хуҗалык җитәкчеләре шәһәрдәге кебек авылларда да социаль ипотека программасы булуын тели. Мәгълүм булганча, авылда торак белән тәэмин итүдә программа эшли. Агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларга йорт төзегән өчен субсидия бүлеп бирелә. Әмма елына бер белгечне генә торак белән тәэмин итеп кадрлар мәсьәләсен хәл итеп булмый. Марат Әхмәтов Әлмәтнең үзенчәлекле төбәк булуын искә алырга тырышачакларын әйтте. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, быелдан башлап яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә үзгәрешләр кертелә. Моңа кадәр торакның 10 проценты бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә бүленгән булса, быелдан башлап 100 процент та авыл хуҗалыгы белгечләренә калдырылачак.

Яңа ферма төзү өчен 100 миллион сум акча кирәк диючеләргә министрның җавабы түбәндәгечә булды:

- Мин аны 100 миллион сумга төземәс идем. 800 баш сыерлык ферманы 50 миллион сумга да төзергә була, - диде ул. - Мондый фермалар Әтнә һәм Саба районнарында бар. 100 миллион сумга 200 сыерлык ферма төзеп, сез моңа киткән чыгымнарны кайтара алмаячаксыз.

Форсаттан файдаланып, һәркем үзен борчыган сорауны бирергә ашыкты. Мәсәлән, фермер Николай Малышев чыгымга эшләвен искәртеп, дуңгызлар үрчетүен туктатырга исәпләвен белдерде. Министр аңа мөгезле эре терлек асрарга һәм ферманы шуңа җайлап җиһазландырырга киңәш бирде, бу эштә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250