Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хуҗалыклары язгы чәчүгә әзерләнә

Авыл хуҗалыклары өчен үтә җаваплы чорга килеп җиттек. Уңыш иң беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек уздырылуына бәйле. Җомга көнне "Чагылтау" хуҗалыгында оештырылган семинар-киңәшмә дә әлеге мөһим мәсьәләгә багышланды.

Хәер, "язның бер көне ел туйдырганын", ел буе мәшәкатьсез яшәү өчен чәчүгә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген игенчеләр яхшы аңлый. Моны һәрдаим истә тоткан хуҗалык кыр эшләрендә катнашачак агрегатларны көздән үк карап, төзәтәсен төзәтеп, майлыйсын майлап куя, орлыкның тишелешен тикшерә, һәммәсе турында алдан кайгырта. Язгы чәчү алдыннан хуҗалык җитәкчеләренең җыелып сөйләшер урыны итеп быел Кама-Исмәгыйль авылы тикмәгә сайланмаган. Авылның "Чагылтау" хуҗалыгы чәчүгә күптән әзер, көннәрнең җылынуын, басудагы карның эреп бетүен генә көтә. Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергән республика комиссиясе безнең районда "Чагылтау"га беренче урын биргән. Хуҗалыкның чәчүлек җире 3 мең гектар исәпләнә. Шуның 650 гектарында бөртек, 890 гектарында терлек азыгы культуралары игелә. Көздән 350 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Алар матур гына тишелеп, кышны әйбәт кенә чыккан. Соңгы көннәрдәге салкыннар гына эшне бераз бозып куймаса, дип борчыла хуҗалык җитәкчесе Гомәр Нәбиев.

- Салымнар, эш хакларын бирүдә бурычыбыз юк. Техниканың барысы да техник күзәтү үтте. Аны яңартып торуга зур игътибар бирәбез. Чөнки күреп торабыз, запас частьлар да азрак кирәк була, ягулыкка да зур экономия. Мәсәлән, элек 6 тонна дизель мае ала идек. Узган ел ике тонна гына кайтарырга булдык. Аның да 600 литры калды әле, - диде ул.

"Чагылтау" төрле программаларда катнаша. Быел да үзләренә кулай дип тапкан программа буенча "150" тракторы алырга планлаштыралар. Барлык тракторлар да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Кадрларның күпчелеге - авыл кешеләре. Чәчүлек материал белән дә кайгырырга урын юк. Гомумән, биредә техниканы гына түгел, орлыкны яңартып торуга да өстенлек бирелә. Быел да "Чагылтау" кырларында Тукай районыннан алып кайткан алты тонна суперэлиталы бодай игеләчәк. "Язгы кыр эшләрен кыска срокта тәмамлап чыгар өчен барлык мөмкинлекләребез, тиешле шартларыбыз бар" - бу сүзләрнең хаклыгын киңәшмәдә катнашучыларга дәлилләп торуның кирәге булмады, барысы да күз алдында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре семинар барышында агрегатларны ничек көйләргә кирәклеген күрсәтте, куркынычсызлык техникасын саклау, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары, орлыкны агулау һәм башкалар турында да сөйләде. Тракторларга техник тикшерү уздыру мәҗбүри.

- Быел техник тикшерүне 27 мартта башладык. "Союз-Агро", Токарликов исемендәге, "Ярыш", "Чагылтау" хуҗалыклары, Сөләй авылы фермерлары бу эшкә җаваплы караганнар. Калганнарына кисәтү ясалды. "Клементейкино", "Актау", "Аппак"ка тагын киләчәкбез, - диде дәүләт техник күзәтчелегенең Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесе Олег Спиридонов.

Кара исемлеккә эләгүчеләргә соңгы вакыт итеп 17 апрель билгеләнде. Алар шуңа кадәр техник тикшерү узарга тиешләр. Техникага таләпләр елдан-ел арта бара. Элек тракторларның документларын сорамасалар, кыр эшләре вакытында төрле хилафлыкларга игътибар итмәскә тырышсалар, хәзер тракторның да, механизаторларның да документлары тәртиптә булырга тиеш.

- Беренче чиратта куркынычсызлыкка игътибар бирәбез. Яшерен-батырын түгел, ел саен кыр эшләре вакытында республика буенча 20 ләп кешенең гомере өзелә. Бездә дә бәхетсезлек очраклары булгалый. Дарулар, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен тутырылган "даруханә", сигналларның барысы да эшләү, трактор йөртүгә таныклык, механизаторларның медицина комиссиясе узуы шарт. ЮХИДИ һәммәсен контрольдә тота, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. - Район хуҗалыкларында төрле маркадагы 420 трактор исәпләнә. Аларның барысы да кыр эшләрендә катнашырга тиеш. Шунысын да искәртәсе килә, бүген аларда эшләү өчен 320 механизатор бар. Кадрлар бушлыгын чит төбәкләрдән чакырып, сәнәгать предприятиеләре, училищелар белән килешүләр төзеп тутырырга исәп. Безгә бу эштә ел саен нефтьчеләр дә булыша.

Пленар өлештә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар өчен файдалы мәгълүматлар яңгырады. Эшне дөрес оештыру, туфракны әзерләү дәрәҗәсе, ашламаларны күпме дәрәҗәдә кертү уңышта чагыла. Казан дәүләт аграр университетының игенчелек кафедрасы доценты Рөстәм Нәбиуллин әйтмешли, нигезсез өй төзелмәгән кебек, әзерлек алып бармыйча уңышка да өмет итеп булмый. Нинди орлык утыртасың - шундый уңыш аласың. Моны һәркем белсә дә, кайчакларда җир куенына агуланмаган орлыклар да салына. Агротехника чараларын үтәмәү, гербицидлар кертмәү яки аларны дөрес кулланмау орлыкларның йогышлы авыруларына китерә, димәк, уңыш куркыныч астында.

Киңәшмәгә төрле служба җитәкчеләре дә чакырылган иде. Мисал өчен, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Минсәгыйть Насретдинов эшсезләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә булуы хакында сөйләде. Бүген бу юнәлештә "Аппак", Токарликов исемендәге хуҗалыклар актив эшли. Вакытлыча эшкә урнаштыру программасы буенча балаларны да ындыр табакларын җыештыру, агарту эшләренә чакырырга була. Әгәр үз эшеңне башлап җибәрәсең килсә, хөкүмәт моның өчен 117 мең 300 сум акча бирә. Инвалидларга эш урыны булдыручыларга да ярдәм күрсәтелә.

Балалар һәм яшьләр эше буенча идарә начальнигы Родион Карпов бу көннәрдә студентларның хезмәт отрядларын туплау баруын, аларга да эш урыннары тәкъдим итәргә мөмкинлеген билгеләп үтте. Янгын күзәтчелеге, алкоголь инспекциясе, Пенсия фонды идарәсе һәм башкаларның да әйтер сүзе байтак.

Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Мәҗит Салихов хуҗалык җитәкчеләре алдына язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылап, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды. Җир эшләргә тиеш, районда чәчелмәгән бер генә буш участок та калырга тиеш түгел - таләп әнә шундый.

Марс Вәлиев, "Чагылтау" хуҗалыгы механизаторы:

- Миңа быел 75 яшь тула. 1958 елдан бирле, Кәшердә МТСта өч айлык курсларны тәмамлаганнан алып тракторда эшлим. Минем тракторга 23 "яшь" инде. Бер тапкыр да ремонтка туктаганым юк. Техниканы карап торсаң, ватылып интектерми. Нинди эш кушалар, барысын да башкарам. Авылдан китәргә дигән уй башыма да кереп чыкмады. Югыйсә янәшәдә генә нефть иде. Тырышсаң, авылда да яшәргә була. Мал асрап, бакча тотып, үз ихатаң белән гомер кичерүгә ни җитә. Без, механизаторларга алмаш юк, читтән килеп эшлиләр, менә шуңа йөрәк әрни.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250