Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ашыгыч ярдәм” ашыга алмый

Кичләрен "Ашыгыч ярдәм" генә түгел, янгын сүндерүчеләр дә чакыруларга бик тиз генә килеп җитә алмый. Сәбәбе - ишегалларында ике яклап тезелеп киткән һәм хәтта өченче рәт итеп куелган машиналар.

Ә машиналар безнең Әлмәттә күп. Моның шулай икәнлеген раслау өчен статистикага мөрәҗәгать итмичә, ишегалларына гына күз салу да җитә. Кайсы гына йорт каршын алма, барысы да автотранспорт чаралары белән шыплап тулган. Үз йортлары янында урын таба алмаганнар башка ишегалларыннан сыеныр почмак эзли. Нәтиҗәдә газоннар да, тротуарлар да, җәен тирә-юньгә ямь өстәп чәчәк үскән түтәлләр дә, балаларның уен мәйданчыклары да автостоянка ролен үти. Ишегалдындагы автомобильләр арасында кышка куелганнары да бар. Аларның хуҗалары тимер атларын хәтта кардан да чистартып тормый. Әле ярый түбәләре күренә, юкса кар чистартучы тракторлар этеп алып китәр иде. Күгәреп, инде йөрмәс хәлгә килгәннәре дә очрый. Ватык машиналарның нигә ишегалдында урын биләп тотулары һич кенә дә аңлашылмый.

Ишегалдында калдырылган машиналар уңаеннан идарәче компанияләр дә чаң суга. Подъезд ишекләренә игъланнар элеп, кисәтүгә дә карамастан, кешеләр кар чистарткан вакытларда да машиналарын алырга ашыкмый. Нәтиҗәдә юллар кардан тиешенчә чистартылмый, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, ЖЭУлар җавап тотарга мәҗбүр була.

- Машина кую өчен ишегалларында "кесә"ләрне күбрәк ясарга кирәк, - диде бу проблема турында сөйләшү кузгаткач исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән бер ир-ат. Ахырдан ул һәркемгә җитәрлек "кесә" ясарга мөмкин түгеллеге белән килеште. Ник дигәндә, бүген бер гаиләдә берничә автомобиль: гаилә башлыгы да, балалары да руль артында.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Шәһәрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләреннән соң ирексездән шундый фикергә киләсең. Заслонов урамындагы 9 нчы йортта яшәүче газета укучыбыз Сәвилә Дәүләтшина үз ишегалларыннан узып булмаганлыгын әйтеп шалтыратты. "Шыплап тулган машина. Урын булмаганлыктан, йорт кырыеннан үтәргә мәҗбүрбез. Әмма аннан йөрү шулай ук куркыныч - башыңа боз сөңгеләре төшүе ихтимал. Килеп фотога төшереп китегез әле", - диде ул борчылып. Редакциягә ашыгыч медицина ярдәмен чакырткан өлкәннәрдән дә шикаятьләр булгалый. "Ашыгыч ярдәм" службасы табиблары ишегалларында тоткарланган чаклары булуларын яшерми. Бу очраклар бигрәк тә төнлә һәм кышын кар явып юллар тагын да тарайган чакларда күзәтелә. Авыр хәлдә калган кешегә һәрбер минут кадерле. Аннан соң подъезд төбенә кадәр килеп туктый алмаган вакытларда авыруларга күпмедер араны җәяү барырга туры килә.

Ишегалларында рейдлар, өйрәнүләр дә уздырыла. Узган җомга көнне дә гадәттән тыш хәлләр идарәсе, янгын частьлары, юл һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү службасы катнашында өйрәнүләр булып үтте. Бу юлы Ленин, Шевченко, Әминов, Гафиятуллин урамнары тикшерелде. Чара барышында оператив службалар "чакыру" булган урынга барырга тиеш иде. Ләкин алар ишегалларында калдырылган машиналар аркылы узу алмады. Менә сиңа тиз генә килерләр дип өметләнеп көтеп утыр "Ашыгыч ярдәм"не яки янгын сүндерүчеләрне. Бер үк бәхетсезлек очраклары гына була күрмәсен...
Гөлира Шәфыйкова
Автор фотосы

Рәсемдә: Заслонов урамы, 9. 29.01.13. 10 сәгать 45 минут.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250