Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Арслан" җәмгыятенең хезмәтне ничек саклавын тикшерделәр

Кеше гомереннән дә кадерлерәк әйбер юктыр. Әмма кайчакларда саксызлык, тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәмәү вакытыннан алда гомер өзелүләргә китерә. Предприятиеләрдә шундый хәлләрне булдырмау максатыннан калабыздагы хезмәтне саклау координациясе эш урыннарын тикшерә. Чәршәмбе көнне "Арслан" җәмгыятенә дә чираттагы имтихан тотарга туры килде.

Эш урыннарында хезмәтне саклау буенча чаралар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирелүнең сере бик гади. Ел саен производствода имгәнеп һәлак булучылар, гомерлеккә гарип калучылар теркәлеп тора. Статистикага күз салыйк. Быелның сигез аенда республика предприятиеләрендә 101 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Ә 45 кешегә эшкә чыгып киткән җиреннән өйләренә, гаиләсе янына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Исемлектә әлмәтлеләр дә күренә. Агымдагы елның тугыз аенда төбәк предприятиеләрендә өч кеше үлгән. Тагын 3 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган, берәү җиңелчә имгәнгән. Узган елның шушы чорында да эш урыннарында өч кешенең гомере вакытыннан алда өзелеп, 16 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган булган. Киләсе елга нинди күрсәткечләр белән атларбыз, әлегә фаразлавы кыен. 2013 елны алты кешенең үлеме, 63 кешенең авыр һәм җиңелчә имгәнүе белән тәмамлаган булганбыз. Димәк, бездә дә әлегә бу җәһәттән уйланырга җирлек, җыярлык "итәк" бар.

Нәкь менә арсланлыларның хезмәтне ничек саклавы тикшерелү очраклы түгел икән. Татарстанда производствода үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очракларының күпчелеге төзелеш оешмаларына туры килә. Үткән ел эш урыннарында һәлак булганнарның 32 процентын алар тәшкил иткән. Моны күздә тотып булса кирәк, республиканың хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясе 1 июльдән башлап төзелеш объектларында куркынычсыз хезмәт шартлары белән тәэмин итү буенча өч айлык игълан иткән иде. Бу акциягә Әлмәт координация советы да кушылды. Советның һәрбер әгъзасына төзелеш предприятиеләре беркетелде. Алар алдына айлык барышында тикшерү өчен карамакларына тапшырылган предприятие-оешмалардагы хезмәтне саклау өлкәсендә алып барылган эш белән танышу, җитешсезлекләрне ачыклау бурычы куелган иде. Тикшерү вакытында "Арслан" җәмгыятендә кимчелекләр күзәтелгән һәм аларны бетерү өстендә эшләргә әйтелгән.

Координация советы әгъзалары бу юлы да алдан кисәтми-әйтми генә "Яшьлек" микрорайонындагы 1 һәм 2 нче позициядәге йортлар төзелешенә килде. 14 катлы әлеге ике йорт социаль ипотека буенча төзелә икән. Аларны декабрь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Подряд оешмасы итеп "Арслан" ҖЧҖ билгеләнгән. Җитәкчелекнең әйтүенчә, биредә 200 кеше эшли. Арада чит ил гражданнары да бар. Һәммәсе хезмәтне саклау өчен кирәк булган әйберләр белән тәэмин ителгән. Безгә алар белән аралашырга туры килмәде. Көндезге сәгать унбер тулып килгәндә алар төшке ашка таралышты. Территориядә кеше калмады дисәң дә була. Мастерлар әйтүенчә, әбәдкә кем өенә, кем ашханәгә киткән булып чыкты. Алай да комиссия әгъзалары таләпләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек үтәлешен, янгынга каршы чаралар белән тәэмин ителешне һәм башкаларны, алдагы кимчелекләрнең бетерлү-бетерелмәвен җентекләп тикшерде.

Аннан соң алар күрелгәннәргә нәтиҗә ясау өчен район башкарма комитеты бинасына җыелды. Һаман да җитешсезлекләр, таләпләрне бозулар бар, хезмәт тулысынча сакланмый - координация советы әгъзалары, күзәтчелек органнары вәкилләре бертавыштан әнә шулай диде. Әйтелгәннәр беркетмәгә язылды һәм бирегә тагын бер тапкыр контроль тикшерү оештырырга дигән карарга киленде.

Координация советының әлеге утырышына "Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләр заводы" ААҖ җитәкчелеге дә чакырулы иде. 19 августта заводта бәхетсезлек очрагы булган. Эретеп ябыштыручы аягы таеп китеп тимер-бетон эшләнмәләр формасы арасына эләгә һәм авыр тән җәрәхәте ала. Ул бүген дә эшкә яраксыз, дәвалануын дәвам итә.

"Бәхетсезлек очракларын таләпләр төгәл үтәлсен өчен тиешле эш шартлары тудырып, хезмәтне дөрес оештырып, шәхси саклану чараларына акча кызганмыйча гына киметергә һәм булдырмый калырга мөмкин. Хезмәтне саклау көндәлек эш булырга тиеш", - ди күзәтчелек органнары белгечләре. Ходай да сакланганны саклармын дигән бит.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса