Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча белән хезмәтне саклап буламы?

Узган ел Әлмәттә эш урынында алты кешенең гомере өзелгән. Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү сәбәпле авыр имгәнүләргә дучар булучылар исә 30 дан артып китә. Бу - аннан алдагы ел белән чагыштырганда җитештерү тармагында бәхетсезлек очраклары һәм зыян күрүчеләр арткан дигән сүз.

Хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышында әлеге өлкәдәге былтыргы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар. Анда билгеләп үтелгәнчә, төбәктә кеше үлеменә китергән бәхетсезлек очраклары арта. Узган ел "Нефтепромстрой", "Ивашкин" күмәк фермерлык хуҗалыгы, "Мехсервис-НПО", "ТМС-групп", "Теплоэнергосервис", 20 нче мәктәп - барлыгы алты предприятие шул исемлеккә электе. Гадәт буенча, совет алдында әлеге аянычлы хәлгә юл куйган предприятие вәкилләре хисап тота. Аларның чыгышыннан аңлашылганча, предприятиеләрдә иминлекне тәэмин итү максатында комплекслы чаралар планы эшләнгән, эш киемнәре, саклык чаралары һәм башкалар белән тәэмин итү өчен зур суммаларда акча бүленә. Бер хезмәткәре үлгән, тагын берсе өстенә авыр җайланма авып каты имгәнгән "Бурение" җәмгыятендә, мисал өчен, хезмәтне саклау чараларына 44 млн сумнан артык акча сарыф иткәннәр. Агымдагы елга 50 млн сум бүленгән. Шундый шартларга да карамастан, җирлектә хезмәтне саклау торышы яхшылардан түгел.

  • Хезмәтне саклау кагыйдәләре нигездә кече предприятиеләрдә бозыла. Без андыйларны "вакытлы оешмалар" дип атыйбыз, - дип билгеләп үтте чыгышында координация советы рәисе Николай Богданчиков. - Ә менә 110 мең хезмәткәре булган "Татнефть"тә әлеге тармакка игътибар, атап әйткәндә, хезмәтне саклауга бүленгән 7 млрд сум бәрабәренә бәхетсезлек очракларын 3 тапкырга киметүгә ирештеләр.

Бәхетсезлек эшкә барганда яки кайтканда юл-транспорт һәлакәтенә очрау, биеклектән егылу, шартлау, хәрәкәт итүче механизмнарга кысылу белән бәйле. Төзек булмаган җайланмалардан файдалану, игътибарсызлык һәм саксызлык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, эш урыннарының канәгатьләнерлек булмавы һәм хезмәткәрләр тарафыннан шәхси сак чаралары, махсус кием кулланмау күңелсез хәлләргә сәбәпче. Хезмәтне саклау буенча координация советы рәисе сүзләренчә, җитештерү тармагында имгәнү кебек хәлләрне кисәтү өчен иң элек предприятие-оешмаларда әлеге юнәлешкә җаваплы вәкилләрне укыту, белемнәрен даими тикшереп тору зарури.

Сүз уңаенда, узган ел Әлмәттә эш урынында зыян күрүчеләргә социаль иминият фонды 60 млн сумнан артык акча түләгән.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса