Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ак кораблар” акциясенә кушылган әлмәтлеләр балалар бассейнына яңа тормыш бүләк итте

Балалар поликлиникасының сәламәтлек үзәгендә булган вакыйганы ачыш дип атау дөрес булмас иде, мөгаен, бу сәламәтлек учреждениесе коллективының Әлмәт хатын-кызлар берлегенә һәм "Ак кораблар" акциясендә катнашкан әлмәтлеләргә рәхмәт билгеседер.

Ярты ел элек республиканың Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева җитәкчелегендәге хатын-кызлар берлеге перинаталь үзәге булган шәһәр балалар поликлиникасына килеп, биредәге шартлар, ак халатлыларны борчыган мәсьәләр белән танышкан иде. Проблемалар арасында нәниләр өчен бассейнның эшләмәве гүзәл затларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Алар шунда ук табибларны ишетте һәм үз ярдәмнәрен күрсәтергә вәгъдә бирде. Әйткән сүз - аткан ук, дигәндәй, озак та үтмәде, берлек "Ак кораблар" акциясен игълан итте. Киң күңелле әлмәтлеләр, оешма-предприятиеләр анда теләп катнашты. Нәтиҗәдә күкрәк балалары өчен булган бассейнга ремонт ясауга тиешле сумма тупланды һәм август аенда ук сабыйлар сәламәтлек үзәгендә су коена башлады.

18 сентябрьдә бассейн янында балалар шифаханәсенең баш табибы Лидия Исмәгыйлева әлеге изге эшне башкарып чыгуга, бассейнны кабаттан кайтаручыларга ихлас рәхмәтләрен белдерде. Хәзер инде медицина хезмәткәрләренең кечкенә пациентларының сәламәтлеге өчен мөһим булган реабилитация чараларына аларны җибәрә алу мөмкинлеге бар.

- Акция әлмәтлеләрнең игелекле, миһербанлы, ярдәмчел булуларын күрсәтте, - диде шатлык хисләре белән сугарылган чыгышында Лидия Исмәгыйлева һәм аңа башлангыч салган Гүзәл Еремеевага Рәхмәт хаты тапшырды.

- Хатын-кызлар берлеге бердәм булып акциягә кушылды. Шәһәр кысаларында проблема зур булмаса да, балаларга кагылышлы мәсьәләләр гүзәл затларның йөрәкләренә үтеп керә. Безнең казаныш - ул шәһәрдәшләребез тырышлыгы, - Гүзәл Еремеева акциянең асылын әнә шулай аңлатты. - Балалар өчен башкарылган эш-гамәлләр безнең өчен дә мөһим. Аларны ничек тәрбияләсәк, сәламәтлекләрен ныгытсак, безнең картлыгыбыз да шулкадәр бай булачак.

Балалар поликлиникасы заведующие Тамара Черемисина акциядә актив катнашканнар арасында Ветераннар Советын аерып күрсәтте. Өлкән яшьтәгеләр үзләре дә учреждениегә килеп, акчалата бүләк ясаганнар икән. Хәйриячеләр ВЭГУ, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, Әлмәт дәүләт нефть институты, АГИМС СПО факультеты (сәүдә-икътисад техникумы) студентлары, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, балалар поликлиникасы хезмәткәрләре ярдәме белән 200 мең сум акча җыюга ирешелгән.

Ремонт эшләрен биредә "Каскад" фирмасы башкарган. Акция турында хәбәр алгач, аның хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә бассейнны төзекләндереп тә куйган. Әйтергә кирәк, фирма барысын да бушлай эшләгән, шул рәвешле алар да хәйриячелек үрнәге күрсәткән. Ә экономияләнгән акчаларны балалар сәламәтлек үзәгендәге галокамераны торгызуга юнәлдерәчәкләр. Тик менә әлеге сумма ремонт ясарга җитеп бетми әле, димәк, алда безне тагын яңа хәйрия акциясе көтәдер, мөгаен.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250