7 нче мәктәп укучыларын Белем көне белән район башлыгы котлады
Бүген Әлмәт муниципаль районында 21,5 мең укучы укырга барды. 2250 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлады.
7 нче мәктәп 2014 елда районның иң яхшы биш мәктәбе исемлегенә керде. Узган уку елында 6 укучы белем йортын медаль белән тәмамлады, 2 укучы БДИда 100 балл җыйды.
Район башлыгы Мәҗит Салихов киләчәктә дә аларның казанышларга ирешүләрен, укучыларга зур уңышлар теләде.
Төрле елларда 7 нче мәктәптә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "ЛУКОЙЛ" ААҖнең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов, "Татнефть" АҖҖ генераль директоры Наил Маганов укыган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа