Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

61 яшьлек якташыбыз Илдус Маликов рекорд куйды

Әлмәт районының Салкын Алан авылында туып үскән якташыбыз чираттагы тапкыр гаҗәпләндерде.

Биш тапкыр дөнья чемпионы булган Илдус әфәнде +1 градус температуралы Соколка буасының 10 километрын 24 сәгать эчендә йөзеп чыккан.
Илдус әфәндегә Гиннесс китабының яңа рекордын куюы турындагы сертификатны инде тапшырганнар.Әлеге йөзүне ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Бозлы суда йөзү буенча берничә тапкыр рекорд куйган Илдус Маликов әлеге казанышына 61 яшь тулган көнне ирешә. Морж үзенең 65 яшенә җир экваторының озынлыгына тигез араны, ягъни 40075 км йөзәргә планлаштыра.

Беренче рекордын ул 2000 елда Барнаул шәһәрендә куя. Биш көнлек марафонда Илдус әфәнде көненә 9 тапкыр +1 градуслы суга керә һәм өч километрны 52 минут эчендә йөзеп чыга.Икенче рекордын бер елдан соң Казансу елгасында ясый. Ул вакытта морж март суында бер сәгать буе йөзә. Маликов сүзләренчә, өченче рекорд сентябрь аенда Байкалда куела.

Мамадыш районын сайлавының төп сәбәбе шунда ки, ул җәйге вакытта күп тапкырлар Нократ елгасын йөзеп чыккан була.

Фото:http://mamadysh-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса