Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

28 октябрь - автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!Бүген икътисадның, сәнәгатьнең һәм социаль өлкәнең үсешен транспорт хезмәте күрсәтүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Автомобиль транспорты - халык хуҗалыгының мөһим тармакларыннан берсе һәм һәркайсыбызның тормыш-яшәешенең аерылгысыз бер өлеше. Юлларыбыз буйлап төрледән-төрле меңләгән автомобильләр йөкләр һәм пассажирлар ташый. Транспортчыларның хезмәте - зур җаваплылык таләп итә торган, җиңел булмаган, көндәлек башкарыла торган хезмәт.
Безнең өстенлекле максатларыбызның берсе - транспорт инфраструктурасын камилләштерү һәм юлларда куркынычсызлыкны арттыру. Без ышанабыз, нефтьчеләр, республика хөкүмәте һәм дәүләт тарафыннан саллы ярдәм тойган хәлдә, тупланган белем һәм тәҗрибәне саклап калырга һәм тагын да ишәйтергә омтылу әлеге бурычларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Бәйрәм көнендә барлык автомобиль транспорты хезмәтчәннәренә бу мөһим, социаль яктан гаять әһәмиятле эшләрендә зурдан-зур уңышлар, юлларда аварияләрсез хәрәкәт, үзара аңлашу һәм бер-береңне хөрмәт итү, туры, киң, тигез юллар телибез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңыш елмаюын теләп калабыз.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250