Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

28 меңнән артык әлмәтле “Татарстан кроссы”нда йөгерде

Бүген Әлмәттә Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2014" йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы - 2014" чарасы булып узды.

Йөгерү башланыр алдыннан башта бәйрәм концерты күрсәтелде. Старт сызыгына район башкарма комитеты һәм Советы, предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, студентлар, укучылар һәм башкалар басты. Йөгерергә килүчеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Ул әлмәтлеләрнең бу чарада 2006 елдан бирле актив катнашуын искәртте.
Йөгерү маршруты алдагы еллардагы кебек иде:Тимирязев - Җәлил - Лермонтов - Радищев - Тимирязев. VIP-йөгерүдә катнашучылар 1600 метрарага йөгерсә, калганнар 1200 метр араны узды. Бүген 3,5 мең кеше йөгерде. Атна дәвамында "Татарстан кроссы" кысаларында оештырылган йөгерүләрне исәпләсәң, тулаем алганда, әлеге чарада 28 меңнән артык әлмәтле катнашканын күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса