Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

25 ноябрь - Аналар көне

Әни булу - җаваплы адым. Һәр хатын-кыз аңа аңлы рәвештә, төптән үк әзерләнеп һәм чын күңелдән барырга тиеш. Шәһәребездә эшләп килүче гаиләне планлаштыру үзәге - аларга бу юнәлештә беренче терәк, ярдәмче. "Сәламәт балалары дөньяга килгән әни һәм әтиләрнең йөзләрендәге бәхетне күрү безнең өчен иң зур шатлык", - биредә хезмәт куючы...



- Лилия Рифхәтовна, исеме үк әйтеп тора: үзәк гаиләләрнең ныклы киләчәкләрен тәэмин итүгә йөз тота. Безнең замана әниләре, әтиләре аның кирәклеген тоямы?- Сүземне бүлекчә булдырылуның тарихыннан башлыйсым килә. 1996 елда ачылу белән без балага уза алмаучыларны, мәктәп укучыларын кабул итә башладык. 2008 елда "Татнефть" ААҖ ярдәме белән гаиләне планлаштыру үзәге буларак үзгәреш кичергәч, эшчәнлегебез киңәйде, яңа хезмәтләр барлыкка килде. Психолог, генетика хезмәте, барлык төр тикшерүләрне уздыру мөмкинлеге бирүче заманча лаборатория, авырга узу, бала табуга әзерләнергә ярдәм күрсәтү, аборттан соң реабилитация үтү кабинетлары - һәммәсе дә булачак әни һәм баланың сәламәтлеген тәэмин итүдә кирәкле юнәлешләр. Эшчәнлекнең беренче чорында елына 30-40 гаилә безгә мөрәҗәгать иткән булса, бүген ай дәвамында 20-30 кеше ярдәм сорап килә. Күпләр планлаштырылган йөклелекнең нәтиҗәсе яхшы булачагын аңлый.
- "Күпләр" арасында беренче бала алып кайтырга теләүчеләр күбрәкме, әллә икенче һәм аннан соңгы сабыйларын тудырырга планлаштыручылар байтакмы?
- Ике төркем дә еш мөрәҗәгать итә. Араларында хәтта беренче тапкыр әти-әни булырга карар кылганнарның бала җенесен планлаштыручылар да бар. Әмма, минем карашка, тәүге нәнинең кем булуы мөһим булырга тиеш түгел кебек, сәламәт булуы әһәмиятлерәк. Төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Иң сөендергәне, кешеләр инфек- цияләргә тикшерүләр узарга теләп киләләр. Бездә калкансыман биз гармоннарына да тикшеренергә мөмкин. Ни өчен моны аерым ассызыклыйм? Чөнки бу баланың фикерләү сәләтенә йогынты ясый. Хатын-кызда нинди дә булса кимчелек табыла икән, аны йөклелек чорында коррекцияләргә була бит. Гормоннар фонын һәркемгә белү кирәк. Шунысы мәгълүм, сәламәт бала тудыруга омтылган хатын-кыз исәпкә басу өчен вакыт узуын көтеп тормаячак һәм дөрес эшли дә. Чөнки хәзер беренче УЗИда ук патологияләрне ачыклау мөмкинлеге бар. Ә бу исә 12-14 атнада ук йөклелекне туктатырга һәм чираттагысында кабатланмасын өчен реабилитация үтәргә була дигән сүз.

- Сезнең хезмәтләрдән файдаланган әниләрнең үзәккә килгән вакыттагы һәм тикшерүләрдән соңгы хис-киче- решләре аларны гына түгел, сезне дә канатландырадыр...
- Авырга уза алмаучы хатын-кыз безгә бала алып кайту теләген тормышка ашыру максаты белән килсә, дәвалан- ганнан соң аның кыз яки малайга "заказ" ясау очраклары да юк түгел. Көтеп алынган йөклелек гаиләләргә дә, табибларга да шатлык китерә, әлбәттә.
- Ә көтеп алынмаган йөклелек белән килүчеләр белән эш ничек тора?
- Аборт - һәркемгә дә зыян. Аның бер генә гүзәл затка да файда китергәне юк әле. Психологик травма гына түгел, физик яктан да тискәре чагылышы күп аның. Соңгы елларда бала тудыру очраклары абортка караганда күбрәк күзәтелә. Быелның 10 аенда 2507 кешенең гаиләсе ишәйсә, 1144 е ана булу шатлыгын тоя алмады. Йөклелекне өзгәннән соң реабилитацияләү шулай ук безнең бүлекчә вазифасына керә. Кызганычка каршы, аборт кайберәүләрдә гаиләне планлаштыру алымы булып тора. Хатын-кыз тели икән - бала таба, теләми икән - юк. Яшүсмерләр арасында да абортка килүчеләр очрый.
- Балага узу җаваплылыгын яшьтән үк кызларга җиткерү әллә безнең заманда отышсызмы?
- Бүлекчәбезнең бер юнәлеше - яшүсмерләр белән эшләү. Икенче ел инде 14 яшьлек кызлар бездә диспансеризация уза. Аларга төрле эчтәлектәге лекцияләр укыйбыз. Киләчәктә безгә сәламәт әниләрнең килүен тәэмин итәсебез килә. Җенси тормыш белән яшүсмер чакта ук яши башлауның зыяны күплеген алар аңлап бетерми. Өлкәннәр дә балалары белән сөйләшүләр алып барсын иде. Әниләр кызлары, әтиләр уллары белән ачыктан-ачык аралаш- са, бәлки нәтиҗәсе тагы да яхшы булыр.
- Лилия Рифхәтовна, хәзер әниләрнең уртача яшьләре күпме соң?
- Төгәл генә әйтеп булмый. 14 яшьтә балага узу очраклары белән дә очрашкан бар. 19 яшьтәгеләр дә, 40 ка җиткәннәр дә килә. Авырга уза алмау белән 44-45, хәтта 49 яшьлек ханымнар мөрәҗәгать итә. Кеше никадәр иртәрәк табибларга күренсә, шулкадәр аны дәвалау җиңелрәк, әлбәттә. 45 тән узганнарны теләкләренә ирештерү өчен югары технологияләр кулланырга туры килә.
- Булачак әниләрнең сәламәтлекләре турында сез нинди фикердә?
- Халыкның сәламәтлеге гомумән алганда какшый бара. Начар экология, нәселдән килгән авыруларның йогынтысы, тормыш рәвеше - барысы да исәпкә алына. Стресслар да сәламәтлеккә зыян китерә. Бик күпләр табибларда исәптә тора. Шуңа да бала алып кайтырга планлаштырганда кешегә үз табибы белән киңәшләшү мөһим.
- Кайберәүләрнең 50-60 яшьтә дә әни булулары турында ишетеп торабыз. Белгеч буларак, сез ничә яшьтә сәламәт бала алып кайту мөмкин дип саныйсыз?
- Сау-сәламәт балаларны 20-35 яшьлек хатын-кызлар тудыра ала. Шулай да хәзер бөтен нечкәлекләрен белеп әзерләнгәндә 40-46 яшьтә дә табарга була. Әмма онытмаска кирәк: 40 тан соң хромосома патологиясе куркынычы арта.
- Ана булу бәхетен тою өчен замана кызларына нинди киңәшләр җиткерер идегез.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга игътибар бирсеннәр иде. Гадәтләр буыннан буынга күчә. Шуңа балага тәрбия бирүгә бармак аша карарга ярамый. Яшүсмерләргә "Күрше кызы тәмәке тартып сәламәт бала тапты" дигән мисалларга күз салмаска киңәш бирер идем. Бу күрсәткеч түгел. Сәламәт ана гына сәламәт бала таба ала.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса