Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Бу көнне без Ватанны, туган җиребезне илбасарлардан саклаучыларга, хәзерге тыныч тормышта авыр һәм җаваплы хәрби хезмәттә булучыларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. 23 февраль ничек кенә аталса да, ул һәрвакыт һәрбер ир-атның изге бурычын үтәү бәйрәме булып исәпләнә. Ил иминлеге сагында торучыларга дан һәм хөрмәт!


Айлар арты айлар узды,
Җитте кайтыр чаклар да...
Син исән-сау кайттың илгә -

Кайттың туган якларга.

Әткәң-әнкәң теләкләре,
Шөкер, кабул булды ла...
Туган җиргә аяк баскач,
Күзеңә яшь тулды ла...

Менә тиздән... тиздән... тиздән...
Килеп чыгар каршыңа -
Әткәң-әнкәң... Кардәшләрең...
Бар да сине каршылар!

Ишетелә шат авазлар,
Дус-туганнар көлеше...
...Әле генә киткән идең,
Инде кайтып килешең.

Ләбиб Лерон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250