Әлмәт таңнары

12 меңнән артык әлмәтле диспансерлаштыру узган

Дәү­ләт без­гә ел са­ен буш­лай сә­ла­мәт­ле­ге­без­не тик­ше­рү мөм­кин­ле­ге ту­ды­ра.

Бы­ел 12487 әл­мәт­ле ан­нан фай­да­лан­ган ин­де. Ел ахы­ры­на ка­дәр план бу­ен­ча бар­лы­гы 33 мең ке­ше дис­пан­сер­лаш­ты­ру узар­га ти­еш.

Күп оч­рак­та үзе­без­не на­чар хис ит­сәк тә, ши­фа­ха­нә­гә ба­ру­ны ки­чек­те­реп йө­ри­без. Ә бит авы­ру­ны баш­лан­гыч чо­рын­да ачык­лау һәм дә­ва­лау җи­ңел­рәк. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру шу­ның бе­рен­че­сен күз уңын­да то­та да. Биг­рәк тә ул йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры, он­ко­ло­гия, үп­кә авы­ру­ла­рын, ши­кәр ди­а­бе­тын үз­ва­кы­тын­да ачык­лау бу­ры­чын куя, чөн­ки нәкъ ме­нә алар ин­ва­лид­лык­ка ки­те­рер­гә, тор­мы­шы­быз­га янар­га мөм­кин. Бы­ел тик­ше­рү уз­ган­нар­ның да (алар үз­лә­рен сау-сә­ла­мәт дип са­на­ган) 4 мең­нән ар­ты­гын­да төр­ле хро­ник авы­ру­лар та­был­ган, алар хә­зер да­и­ми рә­веш­тә та­биб­ка кү­ре­неп то­рыр­га ти­еш һәм мах­сус ме­ди­ци­на яр­дә­ме­нә мох­таҗ. 2700 дән ар­тык ке­ше риск төр­ке­мен­дә дип та­был­ган. Шу­лай итеп, дис­пан­сер­лаш­ты­ру үт­кән­нәр­нең 43 % ына гы­на сә­ла­мәт дип мө­һер су­гыл­ган.

Ра­йо­ны­быз­да ха­лык­ның та­би­гый үсе­ше 588 не тәш­кил итә. Мак­сат - әле­ге уңай ба­ланс­ны сак­лап ка­лу. Та­биб­лар бир­гән мәгъ­лү­мат­ка ка­ра­ган­да, без­дә соң­гы ел­лар­да йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры сис­те­ма­сы авы­ру­ла­ры, баш­лан­гыч ал­ган шеш­ләр нә­ти­җә­сен­дә ке­ше­ләр­нең го­мер­лә­ре өзе­лә (75 %). Юга­ры кан ба­сы­мы, юга­ры хо­лес­те­рин, тә­мә­ке тар­ту, на­чар тук­ла­ну, си­ме­рү, исерт­кеч эчем­лек­ләр кул­ла­ну һәм физ­куль­ту­ра бе­лән шө­гыль­лән­мәү үлем­не якы­най­ту­га бер адым бу­лып то­ра­лар. Ал­дан ук про­фи­лак­тик ча­ра­лар кү­рү, ки­рәк бул­ган­да дә­ва­лау курс­ла­ры узу һәр­кем­гә фай­да­га гы­на бу­ла­ча­гы көн ке­бек ачык.

Кая мө­рә­җә­гать итәр­гә?

Әл­мәт­тә дис­пан­сер­лаш­ты­ру өч ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­сен­дә оеш­ты­ры­ла: үзәк ра­йон ши­фа­ха­нә­сен­дә, мед­сан­часть­та һәм 3 нче по­лик­ли­ни­ка­да. Яшәү уры­ны бу­ен­ча һәр­кем про­фи­лак­ти­ка ка­би­не­ты­на ба­рыр­га, марш­рут кә­га­зе алыр­га ти­еш бу­ла. Ки­рәк дип та­был­ган оч­рак­та та­биб­лар сез­гә икен­че этап­ка юл­ла­ма би­рә­чәк, ягъ­ни мо­ны­сын­да кон­суль­та­ци­я­ләр, ла­бо­ра­тор һәм инст­ру­мен­таль тик­ше­рү­ләр уз­ды­ры­ла­чак.

Авыл­да яшәү­че­ләр өчен бе­леш­мә

Дис­пан­сер­лаш­ты­ру ка­рал­ган ке­ше­ләр­гә фельд­шер яки шәф­кать ту­таш­ла­ры яр­дәм­гә ки­лә­чәк. Ти­еш­ле юл­ла­ма­лар ал­ган­нар­га ерак йө­ри­се юк - та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­сен­дә үк ана­лиз­лар тап­шы­ру ва­кыт­ны да, чы­гым­нар­ны да ки­ме­тә. Ба­ры тик УЗИ, мам­мог­ра­фия узу өчен ге­нә авыл хал­кы­на шә­һәр ши­фа­ха­нә­лә­ре­нә ба­рыр­га ту­ры ки­лә­чәк.

Кем­нәр дис­пан­се­ри­за­ция уза­чак?

2013 ел­да 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 ел­да ту­ган­нар­га буш­лай тик­ше­ре­нү мөм­кин­ле­ге ка­рал­ган. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру­ның соң­гы эта­бын­да һәр­кем­гә сә­ла­мәт­лек пас­пор­ты би­ре­лә.

Тик­ше­рү­ләр исем­ле­ге

Дис­пан­сер­лаш­ты­ру кы­са­ла­рын­да ана­лиз­лар тап­шы­ру ка­рал­ган. Күз­ләр­не тик­ше­рү, күз ба­сы­мын бил­ге­ләү оеш­ты­ры­ла, ЭКГ, флю­о­рог­ра­фия, кор­сак ку­ыш­лы­гы ор­ган­на­ры­на УЗИ уз­ды­ры­ла. Шу­лай ук нев­ро­лог бе­лән те­ра­певт та ка­бул итә­чәк. Мон­нан тыш 50 яшь­тән уз­ган ир-ат­лар һәм 39 дан өс­тә бул­ган ха­тын-кыз­лар­га баш­ка төр­ле тик­ше­рү­ләр дә га­мәл­гә кер­тел­гән.

Нә­ти­җә­се

Реклама

Тик­ше­рү­ләр­дән соң һәм та­биб-бел­геч­ләр ка­ра­гач, һәр па­ци­ент­ка сә­ла­мәт­лек төр­ке­ме бил­ге­лә­нә.

- 1 нче төр­кем - хро­ник авы­ру­лар юк һәм риск фак­тор­ла­ры кү­зә­тел­ми - па­ци­ент сә­ла­мәт.

- 2 нче төр­кем - хро­ник авы­ру­лар юк - па­ци­ент сә­ла­мәт, әм­ма риск фак­тор­ла­ры (тә­мә­ке тар­ту, ар­тык гәү­дә авыр­лы­гы, кан­да юга­ры хо­лес­те­рин һ.б.) бар.

- 3 нче төр­кем - авы­ру­лар ачык­ла­ну - па­ци­ент ал­га та­ба тик­ше­рү­ләр­гә, дә­ва­ла­ну­га һәм ре­а­би­ли­та­ци­я­гә мох­таҗ.

Дис­пан­се­ри­за­ция узар­га­мы-юк­мы - һәр­кем үзе хәл итә, әм­ма сә­ла­мәт­лек­не буш­лай тик­шер­тер­гә, бел­геч­ләр­гә кон­суль­та­ци­я­гә ба­рыр­га мөм­кин­лек бар икән, ник ан­нан баш тар­тыр­га?

Әл­мәт­тә "кай­нар ли­ни­я" те­ле­фон­на­ры:

Үзәк ра­йон ши­фа­ха­нә­се - 33-83-02;

3 нче по­лик­ли­ни­ка - 32-33-75;

Мед­сан­часть - 311-111, 311-159;

Сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се - 32-77-86.

Гөл­наз ГЫЙЗ­ЗӘ­ТУЛ­ЛИ­НА

Лилия Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: