Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

10 апрельдә Әлмәттә үтәчәк хәйрия телемарафоныннан җыелган акча һәйкәлләрне ремонтлауга тотылачак

Әлмәт үзенең 60 еллыгын һәм Татарстанда нефть чыганакларын эшкәртә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Алда торган әлеге юбилейларның оештыру комитеты рәисе - республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов. Тиешле Указга кул куелды, социаль инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлауны үз эченә алган комплекслы чаралар планы эшләнде.

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең күп кенә проблемалары нәкъ менә шушы план исәбенә һәм нефтьчеләр ярдәме белән хәл ителәчәк. Ләкин әлмәтлеләр үзләре дә юбилейлар уңаеннан барган гаять күләмле әзерлек эшләреннән читтә кала алмыйлар. Мәгълүм ки, кунаклар көткән яки бәйрәмгә әзерләнгән һәр кеше өендә генераль җыештыру эшләре үткәрә, бизәнә-ясана, табын әзерли. Без, әлмәтлеләр дә, дус-тату, бердәм, зур бер гаилә буларак, уртак йортыбызны - данлы юбиляр калабызны тәртипкә китерүдә катнашырга тиешбез.

10 апрельдә хәйрия телемарафоны үткәреләчәк. Аның барышында җыелган акчалар шәһәрдәге һәйкәлләрне ремонтлауга тотылачак. Мондый марафоннар бездә беренче мәртәбә генә үткәрелми һәм аларның һәркайсы Әлмәттә битараф булмаган кешеләр яшәвен чираттагы тапкыр дәлилли. Предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары да шәһәр властьлары һәм җәмәгатьчелек чакыруына илтифатсыз калмыйлар. Хәтта нефть башкаласын төзегән, аның чәчәк атуы хакына армый-талмый хезмәт куйган һәм аны тагын да күркәмрәк итеп күрергә теләгән пенсионерлар да, студиягә килеп, үзләреннән булдыра алганча өлеш кертәләр. Меңнәрчә кеше бер максатны күздә тотып берләшкәндә, күмәк көч белән теләсә нинди эшне башкарып чыгарга була.

Телемарафон 18.00 сәгатьтә башлана. Ул «Нефтьче» Мәдәният сараенда үтәчәк һәм «Луч» телекомпаниясенең туры эфиры аша трансляцияләнәчәк.

Кадерле әлмәтлеләр!

Быелгы ел - шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен үзенчәлекле. Бергәләп без данлы ике юбилей - Әлмәтнең 60 еллыгын һәм Татарстанда нефть чыганаклары эшкәртелә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу мөһим вакыйгаларга әзерлек нәшат төстә бара. Аның кысаларында сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектлары төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, ишегаллары төзекләндереләчәк, яңа скверлар һәм аллеялар булдырылачак, юллар тәртипкә китереләчәк, торак йортлар җиткереләчәк. Болар барысы юбилейлар уңаеннан нефть башкаласы халкына менә дигән бүләк булачак.

Калабызны тагын да матуррак, күркәмрәк итүдә һәр әлмәтле катнаша ала. Һәйкәлләр дә - Әлмәт тарихының аерылгысыз бер өлеше. 10 апрельдә нәкъ менә аларны ремонтлау өчен акча җыю буенча телевизион хәйрия марафоны үткәреләчәк. Мин ышанам, күп кенә әлмәтлеләр юбиляр шәһәребезне ничек яратуларын раслап, бу изге башлангычка үз өлешләрен кертергә теләк белдерерләр. Барыгызны да изге эштән читтә калмаска, телемарафонда актив катнашырга чакырам.

Мәҗит САЛИХОВ

Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250