Әлмәт таңнары

Әлмәттә машина йөртүчеләргә юл билгесе комачаулый

Бу хакта «Халык контроле» порталында Илнур яза.

Реклама

«Халык контроле»нә Бигәш урамындагы юлга төшерелгән билгегә карата шикаять килгән. Яңа бүленеш полосасы машина йөртүчеләргә кыенлыклар тудыра һәм даими бөкеләрнең сәбәбе булып тора.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Бигәш урамында Төзүчеләр урамы ягыннан юлга тоташ билге төшерелгән һәм Яр Чаллы шәһәренә чыгу өчен бер генә полоса булдырылган. Әминов урамына борылганда даими бөке барлыкка килә. Ә сулга борыла торган машинаны узып китү мөмкинлеге юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: