Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Бер башлагач - ташламыйлар, ташлагач – башламыйлар

Әйе, ташладылар да башламыйлар шул.

«Панорама» янындагы җир асты кичүен, тукталып торганнан соң, кабаттан зурдан кубып ремонтлый гына башлаганнар иде, халык куанып бетәргә дә өлгермәде – дәррәү тотынган эш «шап» итеп туктады да куйды.

Нәрсә булды? Эш нигә тукталды? Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан әлеге объектның торышы кабат әлмәтлеләргә тынгы бирми башлады. Хәтерегездә булса, җир асты кичүенең ямьсез күренешеннән тәмам гаҗиз булган әлмәтлеләр район башлыгының телеграм-канал чатына җир асты кичүен реконструкцияләү кирәклеге турында сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шуннан боз кузгалды кебек. Әлеге кичүне ремонтлауны район башлыгы хәтта үзенең шәхси контроленә алды. Ремонт эшләре инде шулай ике тапкыр башланып, ике тапкыр тукталды дисәң дә була. Соңгысында объектның эчке өлешен штукатурлап бетергәч, вандаллар буяулар белән стеналарга кабат үзләренең рәсем-язмаларын ясап чыктылар. Шуннан соң әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә бирегә видеокамералар урнаштыру кирәклеге турында яздылар. Без, журналистлар – шундый бик кызыксынучан кешеләр бит инде, ремонтның ник тукталганын белдек бит. Җавап баналь – ремонт өчен акчалар бетеп киткән. Әлбәттә, бик кызганыч хәл инде бу. Җир асты кичүенең торышы күңелне әрнетә хәтта. Матур итеп ясалган стеналарны кабаттан язмалар белән чуарлый башлаганнар, керү-чыгу урыннары кырында төзелеш материаллары өелеп ята. Түшәмнән үткәргечләр асылынып төшкән. Берәр бала-чага узган вакытта тартса – бетте-китте. Бәла-казадан Аллам сакласын инде. Бар күренеш эшнең менә-менә кабаттан башланасын күрсәтеп тора кебек тә бит, тик кем белгән. Шулай да матур гына башлаган эшнең дәвамы булыр дип өметләнәсе килә. Башлагач ташламыйлар дип түгел, ә башлаган эш – беткән эш, диярлек булсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса