Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Җитешсезлекләр җитәрлек

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр «Халык контроле» дәүләт системасына мөрәҗәгатьләрен юллый торалар.

Апрель аенда гына да әлмәтлеләрдән 81 гозер кабул итеп алынган. Аларның күпчелеге һәрвакыттагыча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, юллар, ишегаллары торышына кагыла. Соңгы вакытта канализация коелары капкачларының җимерек торышыннан яки аларның бөтенләй булмавы турында да хәбәр итүчеләр байтак. Җәйге сезон башланыр алдыннан ишегалларындагы балалар мәйданчыкларын, парк һәм скверлардагы атынгычларны, комлыкларны, гомумән, кече архитектур формаларның төзеклеген тикшереп чыгуны да үтенә әлмәтлеләр. Мисал өчен, Толстой урамы, 3 нче йорт каршында урнаштырылган уен комплексының балалар өчен куркыныч тудырганы билгеле булды. Бәла-каза килгәнче бу уңайдан чара күрелер дип өметләнергә генә кала. 

Яшерен-батырын түгел, теге яки бу урамда торба тишелсә, коммуналь предприятиеләр асфальт җәелгән юлларны куптарып ыргыталар да, әлеге урынны ремонтларга ашыкмыйлар. Тротуармы ул, әллә велоюлмы - аларга барыбер. Бүгенге көндә шушындый күңелсез күренешне Шевченко урамы, 102 нче йорт каршында күрергә була. Яз килү белән шәһәрне яшелләндерү максатыннан ишегалларына, юл тирәләренә агачлар утырта башлыйлар, дәррәү кубып фотога төшәләр. Бу бик матур күренеш, ләкин үсентеләрне утыртканнан соң, аларны карап, су сибеп торырга да кирәк бит әле. Матур гына күтәрелеп киткән яшел үсентеләр сусызлыктан корып, кибә башлый.

- Шәһәрдә рәт-рәт кипкән агачларны күргәч күңел әрни. Менә Тукай проспектында базарга керә торган урында агачларны кисеп,  былтыр яңаларын утыртканнар иде, шуларның икесе генә исән калган. Башкарылган эш юкка чыкмасын өчен җитәкчеләргә шәһәр буйлап даими рейдлар оештырырга киңәш итәр идем. Элек бар иде алар, хәзер беркемгә бернәрсә кирәкми, - дип зарын белдерде шәһәрдә яшәүче пенсионер Җәүдәт абый Галиуллин.

Чыннан да, җитәкчеләр олы яшьтәге кешенең киңәшенә колак салсыннар, җитешсезлекләрне контрольгә алып, шәһәрдә тәртип урнаштырсыннар иде инде. 

 

езеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса