Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Астан да, өстән дә су баса

МЧС хезмәткәрләре һәм җитәкчеләр Әлмәт җирлегендәге су басу янаган урыннарны контрольдә тотулары турында март аенда хәбәр иткәннәр иде.

Берничә көн дәвамында яуган яңгырлар, җылы һава торышы үзенең мәкерле эшен барыбер эшләде -  Елховой, Түбән   Мактамадагы М4 микрорайонындагы, Урсалыдагы йортларга су керде, РТС та яшәүчеләрнең дә бакчаларына, базларына су үтте.  Сәйдәшев һәм Токарликов урамнарында яшәүчеләрнең дә ихаталарына су басу янаганы турындагы хәбәр шушы көннәрдә район башлыгының телеграмдагы чатына килеп керде.  Ә менә Елховойга су бер метрлап чамасы күтәрелеп 3 апрель көнне үк төшкән булып чыкты.  Әлеге торак пункттагы йортларны ел да диярлек язгы чорда су баса басуын. Биредә инде кар сулары аксын өчен 12 урында махсус торбалар да урнаштырган булганнар. Елганың юлын да зурайтып, котлованнар да казыганнар, тик шулай да суның күләменә һәм көченә каршы торып буламы соң инде. Түбән Мактамадагы күп балалы гаиләләр яши торган М4 микрорайонында Зәйдән килгән суны һәм кар сулары агымын туктатып, җыелганын куәтле насослар белән суырту эшен башкарганнар. “Хәзер бар да көйләнергә тиеш, алга таба су кермәс дип уйлыйбыз”, - дип ышандырды район башлыгы Тимур Нагуманов. Шуны әйтми мөмкин түгел, биредә яшәүчеләр инде ничә еллар юлсыз интегәләр. Менә шул асфальт катламы булмаганлыктан ләмле юл тоташ баткаклыкка әверелгән дә инде. Әлеге проблеманы да чишү кирәктер, мөгаен. 


Су басу очраклары бүген шәһәрнең күпкатлы йортларының подвалларында да күзәтелә. Чираттагысы 1 апрель  көнне Больничная урамындагы 5нче йортта барлыкка килгән. Су подвалдан күтәрелеп йортның беренче катына кадәр күтәрелгән.   Шәһәр службалары битараф дип зарлана биредә яшәүчеләр. Мондый хәл яңгырлардан соң бик еш кабатлана икән. Биредә канализация торбасын зуррак диаметрлыга алыштыру кирәк ди шушы йортта яшәүчеләр. Белоглазов урамындагы 117нче йортның подвалына да су төшкән. Шунда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чаң кага башлагач кына, әлеге проблемага җитәкчеләр игътибар иткән, “Әлмәт –Водоканал” җәмгыяте килеп суны да суыртып киткән. Толстой урамындагы 3 нче йортның түбәсеннән шаулап яңгыр сулары ага башлаган. Су подъезд түбәсеннән генә түгел, фатирлардагы розеткалардан, ванна бүлмәләрендәге стеналардан да ага башлаган. Идарәче компаниянең бу очрактагы реакциясе – ноль. Бу турыда әлеге йортта яшәүчеләр үзләре хәбәр итте. Менә шулай, язгы яңгырлар һәм ташулар торак-коммуналь системада булган бар кимчелекләрне кабыргасы белән өскә чыгарды да куйды. Бу уңайдан җитәкчеләр колагына шуны гына әйтәсе килә -  “бар нәрсә дә контрольдә” дип халыкны алдан ышандырмасагыз иде. Алдан кычкырган күкенең башы авырта дип юкка гына әйтмиләр бит  халыкта. 
 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса