Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Төртеп күрсәткәнне көтәләр

Язгы чорга аяк басуга карамастан, шәһәр урамнарындагы юллардан кар өемнәре әле дә булса чыгарып түгелмәгән.

Шәһәрдән читтә булган Урсалы, СУ-2 микрорайоннарындагы урамнарга игътибар һаман да җитми. 
Мисал өчен, Урсалы микрорайонындагы Первомайская тукталышы территориясенә өелгән кардан кеше-ләр альпинистларча  күтәрелеп шуып төшәргә мәҗбүр икән. Язгы кояш әлеге тау-тау кар өемнәрен эретә башласа, су да басарга мөмкин бит әле. Февраль аенда гына да айлык нормага якын кар яуды бит. Карның биеклеге 1 метр тәшкил итә. 

Әгәр яз иртә килеп, кинәт кенә җылытып та җибәрсә, шаулатып су басачак,  дип искәртә белгечләр.  Шуңа күрә һәркем ташуга әзерләнә башларга тиеш. Юлчылар да әлеге уңайдан тиешле чаралар күреп, үз эшләрен җиренә җиткереп башкарсыннар иде. 

Февраль аенда «Халык контроле» системасына әлмәтлеләрдән 294 мөрәҗәгать кергән. Гомумән, бу системага иң күп зарланучылар да шул әлмәтлеләр. Соңгы вакытта Әлмәт җирлегендәге торак-коммуналь хуҗалык системасының барлык ямаулары да «шартлап сүтелә» баруын күзәтергә туры килә.  Әле тегендә, әле монда суүткәргеч торбалары ярыла - халык сусыз интегә, я булмаса канализация коллекторлары тишелә. Лилия Ш. «Халык контроле»нә  Төзүчеләр проспекты, 74 нче йорт каршындагы юлның люгыннан гөрләвекләр агып чыгуы, җир асты парковкасын су басуы турында хәбәр иткән. «Әлмәт-Водоканал» җәмгыятенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына проблема чишелеш алган. Биредәге канализация коллекторы тыгылган булган, аны, ниһаять, берничә көн узгач кына ремонтлаганнар.  Шевченко урамы, 166 нчы йорт каршындагы юлда люк капкачы  бөтенләй юк.  Бу турыда Дмитрий О. язып җибәргән. 

Җәмәгать транспорты белән бәйле сораулар да кабыргасы белән тора бүген. Транспорт вакытында килми, я ватыла. Хәзер инде тукталышлардан таблолар да юкка чыга башлаган. Ял көне күбесе нигәдер бөтенләй эшләми. Мисал өчен, Елена Б. Яшьләр үзәге тукталышындагы төбе-тамыры белән куптарып алып кителгән таблоны урынына китереп куюны сорап мөрәҗәгать иткән. 


Хуҗасыз этләрдән зарланучылар да күп. 

Дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә район башлыгы әлеге  теманы үзе дә күтәреп 
чыккан иде. Үсеш  департаменты җитәкчесе Кирилл Сафоновка сукбай этләрне урнаштыру  буенча чаралар да күрергә кушылды.

Гомумән, проблемалар да нәкъ менә шул кар өемнәре кебек өелә генә бара. Шәһәр службалары җитәкчеләренә аларны барыбер чи-шәргә туры килә-чәк, чөнки халык ул бик яхшы күрә, үз сүзен дә курыкмый әйтә белә, ә күрергә теләмәгәннәргә хәтта урынына алып барып, төртеп тә күрсәтә. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса