Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директорына йортсыз этләр өчен шелтә белдерде

Хезмәтләр халык шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирми, ди район башлыгы.

Атналык планеркада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «үсеш департаменты» МАУ директоры Кирилл Сафоновны  шелтәләде. Район башлыгы хайваннарны тоту хезмәтләренең шәһәр халкының шикаятьләренә вакытында җавап бирмәвен билгеләп үтте.

Район башлыгы эшнең даими алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Контракт имзаланмаган очракта, мәсьәләне мөстәкыйль хәл итәргә кирәк диде.

Нагуманов нәтиҗә ясаганча, йортсыз этләр саны артмасын өчен, аларны мөмкин кадәр кастрировать итәргә һәм стерильләштерергә кирәк.

Шәһәр башлыгының телеграм-каналы чатында җирле халыктан дүрт аяклыларның агрессив төркемнәренә карата даими рәвештә шикаятьләр килә.  Шикаять авторлары агрессив этләр аркасында балалар урамда йөрергә куркалар дип белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса