Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр хуҗасыз этләрдән зарланалар

Көн саен стерилизациягә, вакцинациягә һәм тамгалауга 10-20 эт китерелә.

Әлмәт микрорайоннарының берсендә җиде эттән торган көтү күрделәр. Җирле халык фикеренчә, хайваннар куркыныч тудыра. Район башлыгы чатында әлмәтлеләр йортсыз хайваннардан зарланып, кешеләргә инде күп тапкырлар һөҗүм итүләре турында да яздылар.

Урамда тотылган этләрне ветеринария клиникасына җибәрәләр. Монда хайваннарны прививка һәм стерилизация көтә. Процедурадан соң аларны махсус боксларга урнаштыралар. Баш ветеринария табибы, «Әлмәт РГВО» ДБУ җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов клиникада барысы да хайваннарга уңайлы булсын өчен уйлап эшләнгән дип билгеләп үтте.

Операция ясалган хайваннарны бердәм базага кертәләр. Анда этнең кайсы елда һәм нинди санда стерилизацияләнгәнен яки кастрацияләнгәнен күрергә мөмкин. Ләкин социаль челтәрләрдә күп санлы хәбәрләр күрсәткәнчә, шәһәрдә йортсыз хайваннар белән хәл үзгәрми диярлек.

- Әгәр чаралар күрелмәсә, халык белән бәхетсезлек очраклары булырга мөмкин. Автомобильчеләр урамы периметрында даими рәвештә күчмә этләр көтүе йөри. Алар үзләрен агрессив тоталар. Күптән түгел җиденче йорт янында этне тешләгәннәр. Кешеләргә һөҗүм итәргә тырышалар. Балаларга һөҗүм итү ихтималы зур, – дип яза әлмәтлеләр.

Без бу йортларда яшәүчеләрдән йортсыз хайваннарны еш очраталармы дип сорадык.

- Мин хәтта урамда йөрергә куркам-этләр күпләп йөри. Алар бик күп. Соңгы тапкыр чыкканда, алтыны санадым. Ә кичләрен тәрәзәдән күзәтеп торам-якынча 10лап эт көтү белән йөри, - дип уртаклашты  хатын-кызларның берсе.

Этләр балаларга зыян китерергә мөмкин. Мәктәпләрнең берсендә укучыларның әти-әниләре район башлыгының чатында үз борчылуларын белдерделәр.

- Балалар Автомобильчеләр урамындагы 4нче мәктәпкә йөри. Көн саен сынау кебек. Этләр бик күп-алар кешеләргә ташланалар. Узган атнада хатын - кызга, кичә ир-атка. Алар машиналар артыннан йөгерәләр, үтеп баручыларга ташланалар. Балалар мәктәпкә йөри, ә без эштә. Кич белән Автомобилистлар урамы, 7 йорт тирәсендә йөриләр.

Әлмәт башкарма комитетында урамда этләр азрак булуына ышаналар, ә халыкка шәһәр җитәкчелеге белән бергә эшләргә киңәш ителә.

- Без тоткан этләр күбесенчә ишегалды этләре. Шуңа күрә ул йорт яны территориясендә яши икән, димәк, кемдер аны ашата. Әгәр аны ашатмасалар, ул бер урында гына йөгермәячәк – шәһәр буйлап йөри башлаячаклар. Аларның миграциясе бар, халык ашатканга күрә алар күбрәк була, - диде Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.

Ветеринария клиникасына көн саен 10-20 эт китерелә. Ике ел эчендә 700 хайван вакцинацияләнгән, стерильләштерелгән һәм тамгаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса