Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Бәла аяк астында гына түгел, баш очында да

Быелгы кыш үзенең карлы-буранлы көннәре белән тәмам теңкәгә тиде.

Көртләрдән көчкә арынып кына беткән идек, хәзер йорт, бина түбәләрендә теләсә кайсы вакытта ишелеп төшәргә әзер торган боз сөңгеләре һәм каты кар катламы хасил булды.

Идарәче компанияләр дә, предприятие, оешма һәм кибет хуҗалары да моңа бүгенге көндә «бармак аша» карый. Бу җирле әһәмияткә ия мәсьәлә, шуңа күрә муниципаль хакимият органнары тарафыннан тиешле контроль тәэмин ителүе шарт. Әлегә ул юк дәрәҗәдә. Шәһәребезнең үзәк урамындагы биналарның түбәләренә генә күз ташлау да җитә.

Артык зур булмаган боз сөңгесе дә түбәдән сәгатенә 60 километр-гача тизлек белән очып төшә.

Бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына, имгәнүләргә китерергә мөмкин. Кар сөңгеләреннән узып баручы җәяүлеләр генә түгел, йорт яннарында калдырылган автомобильләр дә зыян күрергә мөмкин бит әле.

Әлмәтлеләр соңгы вакытта 3 нче ЖЭУ, «Новация» идарәче компанияләренең эшчәнлегеннән зарланалар. Ленин урамындагы 43 нче, 56 нчы, Җәлил урамындагы 33 нче торак йортларда яшәүчеләр түбәләрнең вакытында чистартылмавын белдерәләр. Хәтта район хастаханәсенең түбәсеннән дә озын-озын боз сөңгеләре салынып төшкән. 

Ишегалларындагы, юллардагы кар боткасын ерып йөри торгач тәмам гаҗиз булды халык. Закон нигезендә ишегалларын һәм торак йортларны тиешле тәртиптә тотмаган өчен штрафлар да саллы анысы. 

Мисал өчен, торак милекчеләре шир-кәтләренә (ТСЖ) бу уңайдан 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Бүгенге көндә 11 идарәче компания эшчәнлекләрен сыйфатлы алып бармаганнары өчен административ җаваплылыкка тартылганнар инде. 

Менә шулай. Аллаһ та сакланганны саклармын дигән бит. Аяк астына гына түгел, баш очына да карап йөри күрегез инде, җәмәгать. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса