Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттәге элеккеге тулай торакларга вахтерларны кайтарырга телиләр

Башкарма комитет Шевченко урамындагы «проблемалы» йортлар территориясен үстерү планнары белән уртаклашты.

Әлмәт башкарма комитетында Шевченко урамындагы элеккеге тулай тораклар янындагы район «нормаль тормышка кайтарылачак» дип хәбәр иттеләр. Тиздән анда «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачылырга тиеш. Аны ачу үзгәрешләргә беренче адымнарның берсе булачак. Павильонда йортсызларны ашату гына түгел, ә документларны торгызуда, эш эзләүдә, торак бүлеп бирүдә, социализацияләүдә ярдәм итү планлаштырыла. Пунктта психологлар эшләячәк. Җирле халыкның иминлеге өчен анда полиция пункты барлыкка килергә тиеш, ә тулай торакка вахтерлар кайтачак.


Бу тирәдә яшәүчеләр «приют» ачылгач,  йортлары йортсызлар өчен бушлай төн куну урынына әйләнер дип курка.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса