Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт халкы исерек табибтан зарлана

Медицина учреждениесе җитәкчелеге әлеге хәлгә аңлатма бирде.

Әлмәт халкы исерек табибтан зарлана.
Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр өченче поликлиниканың табиб-травматологының хәле турында фикер алыштылар. Телеграм-каналда халыкның шикаятьләре  урнаштырылды. Алар хәбәр иткәнчә, эш урынында медицина хезмәткәре аек булмаган.

Постка комментарийларда әлмәтлеләр фикер алыша. Кайберәүләр табибның исерек хәлдә кабул итүен күргәннәр. Әмма бу сүзләрне кире каккан кешеләр дә булган. Поликлиниканың баш табибы социаль челтәрләрдәге мәгълүматны кире какты.

"Без карадык, табиб эш урынында иде, халык күп иде. Ул аек иде, аннан ис килми. Ул 32 пациентны кабул итте, алты гипс куелды. Ул көнне ике шәфкать туташы эшләде. Алар да аның исерек хәлдә булуын кире кагалар", - дип аңлатма бирде 3 нче поликлиниканың баш табибы Айдар Габдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса