Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Үзебез китерербез

Сорау-җавап

«Иске Михайловка авыл җирлегендә почта ябыла дигән хәбәр килеп иреште. Ирекледәге почта бүлегендә эшләү-че хезмәткәребез китә. Өлкән яшьтәге абый-апалар өчен бу бик бор-чулы хәбәр. Пенсияләребезне, газета-жур-налларны кайдан һәм ничек алырбыз икән?»

Редакциябезгә соңгы көн-нәрдә авылларда почта бүлекләре ябылу, почта хезмәткәрләренең эштән китүе турында хәбәрләр байтак килә башлады. Чынлап та, авыл җирлеген хат ташучылардан башка күз алдына китерүе кыен. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан «Татарстан почтасы» идарәсенең Әлмәт районара почтамты җитәкчесе Алсу Каюмовага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде.

- Әйе, хәбәр дөрес. Бик кызганыч. 16 гыйнварда Ирекледә эшләүче почта хезмәткәренең соңгы эш көне. Еллар дәвамында Иске Михайловка авыл җирлегенә караган ту-гызлап авылга почта хезмәте күрсәтте ул. Әлбәттә, монда инде эш күләме белән чагыш-тырганда хезмәт хакының азлыгы төп сәбәп булып тора. Иреклегә генә түгел, районыбызның күп авылларына хас бу проблема. Шаулап-гөрләп торган зур авыллар - Тайсуган белән Габдрахманда да, Кәләйдә дә почтальоннар юк. Яшерен-батырын түгел, почтальоннарның эшләре җиңел дип булмый - карлы-буранлы көннәрдә дә, чатнама суыкларда да, челләдә дә чаба-чаба эшлиләр, план үтиләр. Монда инде төп-тән үзгәрешләр кертү, хезмәткәрләребезнең эш хакларын арттыру сорала. Югыйсә, почта хезмәтендә эшләргә теләүчеләр юк түгел, тик хезмәт хакын белгәч кенә баш тарталар. Шулай да авыл халкы почта бүлеге эшләми башлагач пенсияләребезне ничек алырбыз дип кайгырмасын. Әлмәттән машина белән килеп, пенсиясен дә, газеталарын да үзебез китереп тапшырачакбыз. Иреклегә дә киләчәкбез, авыл халкы борчылмасын.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса