Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Куанычлы гына түгел, көенечле дә

Дөнья булгач, мәшәкатьләрсез булмый. Тик алар артык күпкә киткәч туйдыра, арыта башлый. Ә халык исә борчыла.

Һәркем бит Яңа елда яхшылык теләгән иде.

Озакка сузылган бәйрәм чорында коммунальчыларга һәм юлчыларга карата тәнкыйть күп булды. Юллар, ишегаллары вакытында чистартылмый дип «Халык контроле» дәүләт системасына иң күп зарланучылар да әлмәтлеләр булгандыр, мөгаен. Һәм әлеге зарланулар чыннан да урынлы иде. Юлчылар кайбер урамнарны чистартканнан соң пычрак кар өемнәрен чыгарып түгәргә дә «оныттылар» бит. Мисал өчен, Тимирязев урамындагы Шахмат клубы каршында да шундый биек карлы таулар хасил булды. Алар үз чиратында махсус техника, янгын службасы һәм ашыгыч ярдәм машиналары керүгә комачаулык тудыра. Белоглазов урамындагы 145 нче йорт, Шевченко урамындагы 90 нчы йорт, Ленин урамындагы 57 нче, 55 нче, Рябиновая урамы, 14 нче, Риза Фәхретдин урамындагы 25 нче йортларның ишегалларын да кар көртләре күмеп китте. 

Соңгы вакытта идарәче компанияләрнең эшчәнлек сыйфаты кимүе турында газета укучыларыбыз узган ел да бик еш хәбәр итеп тордылар. Чыннан да, ишегалларының вакытында чистартылмавы өчен җаваплы булганнарын кайбер җәмгыятьләр бөтенләй онытып җибәрделәр кебек.

Кышкы чатнама суыклар-да күпкатлы йортлардагы торбалар белән авария очракларының ешаюы да әлмәтлеләрне борчуга сала. Әле шушы бәйрәм көннәрендә генә дә шә-һәрдәге җиде торак йорт судан һәм җылылыктан коры калды. Шевченко урамы, 180 нче йорттагы торбаүткәргеч тишелү сәбәпле килеп чыккан авария буенча мөмкин кадәр тиз арада көйләү эшләре башкарылды башкарылуын, ләкин бу хәл инженерлык челтәрләренең ни дәрәҗәдә таушалган булуын кабат исбатлады.

Моннан тыш, әлмәтлеләр чүп контейнерлары торышыннан да еш зарланалар.


- Радищев-Жуковский урамнарындагы контей-нерларның торышы коточкыч хәлдә. Контейнерларны һаман машиналар йөри торган юлга таба этә баралар, ә алар артыннан вак чүп, коелып, бөтен әйләнә-тирә территориягә таралды инде. Бу күңелсез мәсьәләне чишәргә кирәк, - дип гозерен җиткергән Ольга К. 

Урамнарда хуҗасыз этләр-нең күп булуы да күптән борчый халыкны. 

- Пушкин урамы, 31 нче йорт һәм 44 нче балалар бакчасы арасында эт көтүенең даими йөрүе борчуга сала. Әле алар көне-төне өрәләр, үзләрен бик агрессив тоталар, шул рәвешле балаларыбыз өчен куркыныч тудыралар. Зинһар, тотарга булышыгыз, - дип бу уңайдан «Халык контроле»нә мөрәҗәгатен юллаган Ольга А. 

Елдагыча, янгыннардан һәм юл фаҗигаләреннән башка да узмады бәйрәмнәр. 31 декабрь төнендә үк Тургенев урамындагы бер сарайга һәм мунчага ут каба. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Гыйнвар башында ук Гафиятуллин урамындагы 18 нче йортның бер фатирында электр җиһазыннан янгын чыгып, ясалма чыршыга ут каба, диван янып бетә. 

Яңа ел башыннан Әлмәт җирлегендә 44 юл-транспорт вакыйгасы теркәлергә өл-гергән инде. Шуларның ике-сендә биш кеше зыян күргән. 12 ләп машина йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырган. 

Транспорт турында сүз чыккач, җәмәгать транспорты белән беренче эш көнендә үк кыенлык-лар туды. Чатнама суыкта троллейбус һәм мактаулы автобус-электробуслар килгәнен көтеп арыган, туңган әлмәтлеләр такси чакыртып эшкә барырга һәм кайтырга мәҗбүр булды. Әле ел башланды гына, калганын инде күз күрер, хәерлегә булсын дип өметләник.
 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса