Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр фатирында хайваннар өчен приют оештырган күршеләреннән зарлана

Ярдәм сорап, алар район башлыгының телеграм-каналына язганнар.

Әлмәтнең  күпфатирлы йортында бер ханым хайваннар өчен приют оештырган. Берничә дистә квадрат метрда ул мәчеләр һәм этләр белән яши. Бу күршеләргә зыян китерә. Проблема турында алар район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында сөйләделәр.

Хәбәр авторы билгеләп үткәнчә, аларга «сидек исе иснәргә, фатирда тараканнар тотарга, һәр минут этләрнең ырлаганын, өргәнен тыңларга» туры килә.

Йортта яшәүчеләр прокуратурага кадәр барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма нәтиҗәсе күренми, дип билгеләп үтә алар.

"Безгә моңа күпме түзәргә? Безгә бу мәсьәләне үзебезгә хәл итәргәме? Аннары кемне судка бирергә? Бездә яшәүчеләрне? Яки хакимият органнары шикаятьләргә җавап бирмәүләре һәм халыкны чамадан тыш чараларга этәрүләре өчен җавап бирәчәкме?",- дип яза ачулы хатын-кыз. 

Әлмәтнең үсеш департаментында бу хәлгә җавап бирә. Йортта яшәүчеләрне участковый күрсәтелгән адрес буенча чыгып, этләр хуҗабикәсе белән сөйләшкән дип ышандыралар. Ул бер атна элек хайваннарны башка җиргә урнаштырырга тиеш була. Күршеләрдән килгән шикаятьтән соң участковый кабат хокук бозучыга мөрәҗәгать итәчәк дип ышандыралар.

 

 

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса