Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр чистартылмаган юллардан зарлана

Юллардагы авыр хәл кар күп яуганга килеп чыкты.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы чатына шәһәр халкынан чистартылмаган тротуарларга һәм юл өлешенә карата шикаятьләр килә башлады. Авыр юл хәле көчле кар аркасында килеп чыга.

"Чистартучылар юк кебек. Вакыт бишенче сәгать, ә кар җыелмаган. Идарәче компаниядән бер җавап: хезмәткәрләр территориядә. Ләкин кайда алар?",- дип зарлана әлмәтлеләр.

"Әгәр  юлларны чистарталар икән, ни өчен җәяүлеләр зоналары шунда ук җыештырылмый?!".

"Кичә көне буе йорт яны территориясен кардан чистарту башкарылмаган. Подъезддан чыкканда, ишегалдында егылып, җәрәхәт алырга мөмкин, чөнки баскычлар кар белән капланган", - дип ачулана  тагын бер хатын - кыз.

Җирле хезмәтләр хезмәткәрләре җавап итеп, кар җыю эшләре ике сменада (тәүлек әйләнәсе) башкарыла, җыештыручылар көчәйтелгән режимда эшли, ә техника бөтен шәһәр буенча эшли, шул исәптән Түбән Мактама бистәсе, Техснаб микрорайоны һәм башкаларда дип хәбәр итә. Эш планы нигезендә ишегалларында кар чират тәртибендә җыештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса