Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә түбәдән төшкән кар җиңел машинага зыян китергән

Әлмәтлеләр берничә ел махсус тоткычлар урнаштыруны сорый.

Әлмәттә Фәхретдин урамында түбәдән төшкән кар машинаны сыткан. Инцидент 57в/2 йорты янында була. Монда яшәүчеләр  бу хакта Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында хәбәр итте. Барлыгы берничә машина зыян күргән.

"Кичә кешеләр үткәннән соң берничә минуттан кар тагын төште. Идарәче компания, күрәсең, яңа очрак көтә. Анда балалар да йөри", дип яза чатта әлмәтле.

Моннан тыш, мөрәҗәгать авторы билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы берничә ел инде йортта кар тоткычлар урнаштыруны сорый, әмма аларның үтенечләрен санга сукмыйлар.

 

 

Фото: Т.Нагумановның телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса