Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт халкы даруларның кыйммәтлегеннән зарлана

Кайберәүләр ай саен препаратларга зур суммалар сарыф итәләр.

Әлмәт халкы кыйммәтле дарулардан  зарлана. Кайберәүләр даруханәләрдә табиблар билгеләве буенча 7000 сумга кадәр калдыра. Кайберәүләр ай саен препаратларга зур суммалар сарыф итәләр. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Бәяләрне чагыштыру өчен журналистлар төрле челтәрләрнең өч коммерция даруханәсен сайлаган. Мәсәлән, өлкәннәр өчен вируска каршы препаратларның бәяләре аерылмый диярлек. Суммалар 500 сум тирәсе. Температураны төшерүче порошоклар (10 пакет) 300-400 сум тора, борын өчен  тамчылар 200 сумнан. Нәтиҗә ясап, әлмәтлеләргә ОРВИны дәвалауга якынча 1500 сум кирәклеген чамаларга була.

Даруханәләрнең берсендә фармацевт сатып алучылар даруларның югары бәяләре аркасында ачуланалар ди, әмма суммаларны  баш офис формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса