Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Юллар - балчыктан, «зебра»лар - акварель буяу белән. Бөтенесен яңгыр юа

Экономияләү биредә урынсыз.

Юллар - иң беренче чиратта торак пунктларның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече. 

Беренче карашка шәһәр эчендәге юллар, аеруча машиналар йөри торган үзәк урамнар һәм велоюллар, төзек тә, уңайлы да кебек. Аларны ел саен ремонтлыйлар бит, бәлки шуңадыр. «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә кертелгәч, ишегалларындагыларына да игътибар шактый арта төште төшүен. Тик бер генә кимчелек бар - көз җиттеме, яңа салынган юллар инде ватыла башлый, ә яз җиткәч бөтенләй җимерелә. Ел да шул ук хәл кабатлана. 

Монда бер генә сорау туа - юл төзү буенча башкарылган эшне кабул итеп алучылар аның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын тикшерәме? Кабул итү актлары төзегәндә юлга гарантия ничә ел дип билгеләнә? Әйтеп тә торасы юк инде, юлчыларның ничек эшләгәнен халык үзе күреп тора, күпчелек яңгыр яуганда эшләргә яратканнарын да беләләр. Җитмәсә әле асфальт калынлыгын да тиешле 11 сантиметр итеп җәясе урында 4-9 сантиметр гына итәләр икән юлчылар. 

пычрак

Бу турыда республиканың коррупциягә каршы комиссиясе килеп тикшереп киткәннән соң билгеле булды.
Әлеге уңайдан бер мәзәк тә искә төшеп китте. Яңа төзелгән бер йорт ишелеп төшкәч, төзелеш материаллары - ком, кирпеч, бетон үзара берсен-берсе гаепләп, кычкырыша ук башлаганнар ди. Шунда кирпеч, «әйдәгез, кычкырышмыйк әле, бар нәрсәдә дә цемент гаепле», дип куйган. Моны ишетеп алган цемент йөгереп тә кергән һәм, «сез нәрсә, миңа нахак гаеп тагасыз, мин бит ул вакытта бөтенләй юк идем», димәсенме.

Юллар белән дә шулайдыр, мөгаен. Асфальт-бетон катнашмасын экономияли торгач, кайда җимерелә, кайда ватыла. Җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урыннарда «зебра»лар да бүген инде бөтенләй күренми. Буяулар ышкылып, кыршылып беткән. Әлмәт юллар идарәсе монда да бик каты экономия ясаган, күрәсең. 

Ә бит быел, хәтерегездә булса, «зебра»лар ясауны бик соңга калып кына, инде җәй башланып бераз вакыт үткәннән соң гына башкарып чыкканнар иде. Ул вакытта «поставщик буяуны бик соң бирде» дип акланганнар иде юлчылар. 
Иң шаккатмалысы - «Панорама» сәүдә үзәге янындагы җир асты  кичүен ремонтка япканнан соң, Төзүчеләр проспектына борыла торган юлда «зебра» ясау булгандыр, мөгаен. Беренчедән, әлеге юлда элек тә аварияләр гел булып тора иде, хәзер инде ул җәяүлеләр өчен дә куркыныч урынга әверелде, икенчедән, ноябрь башында буялган «зебра»дан инде җилләр искән. Зур эш эшләгән кебек, килештереп, буяп йөргәннәрен күпләр хәтерлидер әле. «Халык контроле» системасына керсәң, анда әлмәтлеләрнең гозерләре тоташ шул юл проблемасы белән бәйле булуын күрәсең.

Чапаев урамы, 3 нче йорт кырыендагы асфальтны каерып атканнар да ул шул килеш ята.      

 Герцен урамындагы 66 нчы йорт кырыендагы юл бөтенләй җимерек хәлдә. Аны рәтләргә тиеш булганнар, тик бу эш әле дә башланмаган.                

машина газонда                  

Ленин урамы, 8 нче йорт каршындагы җылылык челтәрләренә ремонт ясалганнан соң плитәләрне шулай ук каерып ташлаганнар, бетон катламын җимергәннәр. Аны кабаттан ясаганда эшне бетон җәймичә генә башкарганнар.
Шул рәвешле таш плитәләр кыек кереп утырган. Әлеге хәлне контрольгә алуны һәм эшне тиешенчә башкарып чыгаруны сорый әлмәтлеләр.

Җылыту сезоны башлану белән шәһәр урамнарында җимерек асфальт өемнәренең исәбе-хисабы юк. Мондый күренеш нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми. Район җитәкчелеге һәм шәһәр службалары әлеге хәлгә игътибар итсеннәр иде инде. 

Урамдагы ут баганаларына ремонт ясаганнан соң да асфальтны җимерек килеш калдыру очраклары байтак. Совет урамында флюорография һәм салым инспекциясе арасындагы участок нәкъ менә шундый хәлдә. Юллар сыйфатлы гына түгел, куркынычсыз да булырга тиеш. Монысы инде аерым тема. Бу уңайдан шуны гына искәртәсе килә, шәһәрдә машиналарны балалар мәйданчыкларына кую очраклары артып китте. 

Мисал өчен, Төзүчеләр проспекты, 19 нчы йорт каршындагы балалар мәйданчыгында сентябрь аеннан башлап көн дә 15 тән артык машина тезелеп торганын күзәтергә була. 

Совет урамындагы 177 нче йорт каршында да шундый ук хәл күзәтелә. Экологларга һәм шәһәр службаларына уяурак булырга, әлеге очракларны инде күптән контрольгә алырга 
кирәктер. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса