Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтнең бер мәктәбендә балаларны ашатмыйлар

Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булган, аны прокуратура тикшерә.

Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз зарын калдырган. Ул 21нче мәктәптә инде атна буе балаларны ашатмыйлар дип яза. Шул ук вакытта пост авторы раслаганча, туклану өчен түләүне беркем дә бетермәгән.

Күзәтчелек ведомствосына билгеле булганча, белем йортындагы пешекчеләр эштән киткән.
Хәзер республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча тикшерү башланган. Урынга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Игорь Нагаев барган.

“Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чараларын куллану, шул исәптән гаепле вазифаи затларның җаваплылыгы турында мәсьәлә хәл ителәчәк", — дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса