Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Почта бүлеге ябыламы?

Сорау-җавап

«Иске Михайловка авылында почта бүлеге ябыла дип ишеттек. Безгә нишләргә, кая барырга, торак-коммуналь хезмәтләргә ничек түләрбез? Пенсияне дә шуннан килеп ала күпчелегебез. Бөтен кеше дә бит интернет аша гына түли алмый. Өлкән әби-бабайлар нишләр? Әлеге мәсьәләдә ачыклык кертсәгез, җаныбыз тыныч булыр иде». 
Редакция телефонына шундый хәбәр килеп иреште. 

Чыннан да, авыл җирен хат ташучылардан, почта бүлегеннән башка күз алдына китерүе авыр. Район авылларының барысына да диярлек хас проблема булганлыктан, Иске Михайловка авыл җирлеге кешеләренең соравын «Татарстан почтасы» идарәсенең Әлмәт районара почтамты җитәкчесе Алсу Каюмовага җиткердек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде.

- Иске Михайловка авыл җирлегенә караган Ирекледәге почта бүлегендә бер генә кеше эшли, ул шушы бүлекнең начальнигы. Ике атна дәвамында ул отпуск ялында булды. Шушы  вакыт аралыгында почта ябык торды. Хәзер 
почта эшли. Хезмәткәрдән китүе турында гариза кермәде, шуңа күрә әле мин бернинди дә төгәл җавап бирә алмыйм, - диде Алсу Сәгыйть кызы. 

Хат ташучының эштән китүе яки авырып торуы - авыл кешеләре өчен авыр хәл, аеруча өлкәннәр өчен. Иске Михайловкадагы поч-та бүлеге ябылмас, авыл кешеләре газета-журналларын, хат-посылкаларын 
һәм пенсияләрен дә вакытында алуларын дәвам итәрләр дип ышанып каласы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса