Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

«Заманча» - ул әле уңайлы дигән сүз түгел

Шәһәребез эчендәге юлларны ремонтлап, тегеннән-моннан ямаштыргалап торсалар да, аларның торышына зарланучылар саны кимеми. Әлмәтлеләр редакциягә, телевидениегә бу уңайдан еш шалтыратып торалар .

Халык контрольдә тота, тик...

Җитәкчеләр әлмәтлеләр гозеренә колак салмагач, кешеләр «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итәләр. Соңгы айда гына да әлеге дәүләт системасына әлмәтлеләрдән 193 гозер кергән, шуларның күпчелеге юллар торышы һәм чүп-чарның вакытында чыгарып түгелмәве белән бәйле. Мисал өчен, Пугачев урамындагы 3 нче йортның капка төбендәге юлын «Таттелеком» җәмгыяте җимереп киткән һәм рәткә китерергә уйламый да икән. Әлеге йортта гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераннары җәмгыятькә заявканы күптән биргән булганнар югыйсә. Әлеге күңелсез хәл турында җәмгыять җи-тәкчелеге хәбәрдардыр дип ышанып калабыз. 

Моннан тыш әлеге йорт һәм шушы ук урамдагы 5 нче йорт каршында ике ут баганасы да демонтажлап ташланган, хәзер алар җирдә аунап ята. «Совет урамыннан алып Тукай урамына кадәр аралыкта караңгылык хөкем сөрә», дип яза Рөстәм Х. Әлмәтленең әлеге гозеренә дә колак салучы табылыр дип уйлыйбыз. Екатерина Г. Маяковский урамындагы 118 нче йорттан алып Индустриальная урамына кадәр булган тротуарга ремонт ясауны сораган. Җәлил урамындагы 21 нче йорт каршындагы асфальтның коточкыч хәлдә булуын хәбәр иткән. «Кибет, аптека, оптика салоны каршыннан үтешлек түгел, абына-сөртенә йө-рибез», дигән заявка авторы. Ә менә Җәлил урамындагы 22 нче йорт артындагы юлдан бер ай элек асфальт катламын бөтенләй кисеп алган булганнар. «Лежачий полицейский» урнаштырырга теләгән булганнардыр дип уйлыйм, тик ни өчендер аны эшләмәгәннәр. Тиздән яңгырлар, пычрак башланачак. Әлеге чокырга су җыелачак, транспорт чаралары тәгәрмәчләре белән шунда эләгеп калачак», дип зарын белдергән Юлия М. 

«Дуслык» микрорайонындагы юллар торышыннан да зарлана әлмәтлеләр. «Балаларыбыз мәктәпкә шушы юлдан җәяү йөриләр. Мөхәммәдьяр бульвары быел тагын асфальтланмыйча калды инде. 

Яңгырлы пычрак көннәрдә әлеге юлдан бөтенләй үтешле булмый, кичекмәстән асфальт җәю чарасын күрергә кирәк», дип язган Евгений Т. 

Кайдадыр асфальт җитми, ә менә «Дорожник» паркында асфальт белән агач төпләренә кадәр каплап куйганнар. «Асфальт агач кәүсәсеннән бер метр ара калдырып җәелергә тиеш. Шулай булмаганда агачлар корыячак», дип хәбәр иткән шәһәрдә яшәүче. Әлеге башбаштаклыкны башкарган юлчыларның җитешсезлеге буенча экология һәм тө-зекләндерү департаменты тиз арада чаралар да күргән булып чыкты - ниһаять, агач кәүсәсе тамырлары белән «иркен сулыш» ала. Максуди урамындагы ватык-җимерек юллардан да зарлана әлмәт-леләр. «15 ел асфальт күр-гәнебез юк. Биредә сугыш ветераннары, инвалидлар күп яши. Яшь әниләр коляскалар белән үтә алмый», дип яза Ольга Р. 

Түгәрәк боҗра яхшымы, әллә овалмы?
Шәһәребездәге Фәхрет-дин-Совет боҗрасын бүгенге көндә каһәрләмәгән автомобильче калдымы икән? Юктыр, мөгаен. 

Юк, әлеге юл җимерек түгел, киресенчә, көзге  кебек шома, тигез яңа юл. Хикмәт аның формасында да түгел (элек ул түгәрәк формасындагы боҗра иде, хәзер овал формасын алды. Урыслар әйтмешли, «было кольцо, стало яйцо»). 
Менә шушы боҗрада хә-зер «час пик» вакытында «бөкеләр» барлыкка килә башлады. Әлеге овал боҗраны проектлаучылар Европа илләрендәге кебек күбрәк җәяүлеләргә, велосипедчыларга өстенлек бирүне күздә тотканнар икән. Әлбәттә, бу безнең провинциаль калабызга кирәк идеме икән соң? Бу уңайдан әлмәтлеләрнең үзләреннән сораштыру да уздырып алдык.

Фәндәс Г., 56 яшь: 
- Боҗраның овал формасында булуы ярар анысы, бордюрларга күз салыгыз. Ул машина тәгәрмәче эзләре белән тулган. Ирексездән шуларга килеп төртелүчеләр байтак, аеруча төнлә. Юллар тар, уңайсыз. Бер юлга хәзер бер машина гына сыя ала. Элек рәхәтләнеп ике транспорт сыешлык урын иде. Бу юлда кыш көне нәрсә булып бетәсен күз алдына китерүе дә кыен.

Роза В., 40 яшь: 
- Заманча итеп ясаганнар инде, бәлки өйрәнербез. Машиналарга тизлекләрен җайларга туры киләчәк, күнегербез. Әле менә җә-яүлеләр юлы һәм светофор да куйганнар бит. Тик мин бу боҗрада җәяүлеләрнең күпләп йөрүен күргәнем юк. Якында кампус урнашканга шулай уйлаганнардыр бәлки. 

Фәрит Х., 36 яшь: 
- Алга таба бу юл чыннан да җәяүлеләр өчен генә калачак та, чөнки монда гел пробкалар була башлады хәзер. Автомобильчеләр шуны белеп, башка юллардан йөри башладылар. Урсалылылар, мисал өчен, Герцен урамыннан чыгып, элеккеге май заводы кырыннан яки «Снежинка» юлы аша йөриләр. Элек җайлы иде, аны үзгәртү кирәк идеме икән? Хәзер булган инде, аны киредән җимереп булмый, просто моннан йөр-мәскә хәзер. Бездә бит гел шулай - заманча да заманча. Ә гади халыктан «сиңа ничек уңайлы?» дип сораучы юк. Иң мөһиме - матур булсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса