Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Ышандыргач, эшләргә кирәк

Автобуслар автобуслар белән, ә менә шул транспорт чаралары уңай һәм тотрыклы йөрсен өчен юлларның да төзек булуы кирәк.

Күпме генә төзекләндерсәләр дә, шәһәр эчендә дә, авыл җирлекләрендә дә ватык-җимерек юллар байтак әле.

Шуларның берсе - Кәләй станциясенә бара торганы. Яңа автобус бу юлдан йөргәндә шөрепләрен коеп бетермәсә ярый инде, дип кайгыра башлаган икән халык. Бу турыда газета редакциясенә тимер юл станциясенә барып кайтканнар да, шул тирәдә яшәүчеләр дә берничә мәртәбә шалтыратып хәбәр иттеләр. Чыннан да, бу юл ник ремонт күрми икән соң? Әлеге уңайдан без Урман Кәләе авыл җирлегенә шалтыраттык. Анда бу юлның региональ юл булуы турында, ә ремонтны «Татнефтедор» үткәрергә тиешлеге турында әйттеләр. «Татнефтедор» җәмгыяте үз чиратында әлеге юл участогының шушындый хәлдә булуы «Алексеевск-Әлмәт» юл участогында барган төзелешкә бәйле икәнлеген әйтте. 

- Әйе, без подрядчылар, без чыннан да ремонтларга тиеш бу юлны. Тик биредән авыр техника уза, юл җимерелә. Әлегә төзелеш тәмамланмыйча бу юл төзекләндерелмәячәк. Аны хәзер төзекләндерү гомумән мөмкин түгел, авыр машиналар аны барыбер ватып кына бетерәчәк. Бик начар хәлгә килгәч, анда грейдерлар җибәреп, тигезлибез тигезләвен. Юлны төзекләндерү 2024 елда булыр дип планга кертелгән, төгәл вакыты билгесез. Тимер юл станциясенә Чаллы юлы аша керә торган участок төзек, - дип җавап бирде участок начальнигы Рафис Әхмәтшин. 

Урсалы халкы да зарлана юллардан. Бу микрорайондагы кайбер урамнарда юллар шулай ук бик авыр хәлдә, урамнарны яктырту буенча да эшләнәсе эшләр байтак. Күп балалылар яши торган районда, төгәлрәк әйткәндә, Кырлай урамындагы юлны грейдер белән булса да тигезләп чыгуны сорый кешеләр. Халык гозеренә колак салырга вакыт җиткәндер, мөгаен. Җитәкчеләр халык мөрә-җәгатьләрен теркәгәннән соң, аларның үтәлешен дә тикшереп торсалар, әлбәттә, мондый күңелсезлекләр булмас иде. Эшләрлек булмагач, ышандырмаска, ышандыргач, эшләргә кирәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса