Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Һаман былтыргы «А», яки Яңа Кәшер мәктәбе шул килеш

Мәктәп еллары гомернең иң гүзәл чагы диләр. Ягымлы һәм гадел укытучылар, сыйныфташлар, күңелле дәресләр... Мәктәп тә төзек һәм матур булса, тагын да гүзәлрәк булыр иде. Тик..

Хәерле көннәр сезгә!

Р. Шаһиевның «Авыл балалары дигәч тә...» дигән мәкаләсен укыгач, мәктәпләре аяныч хәлдәге авыл балалары өчен күңелдә әрнү хисе уянды. 

Яңа Кәшер авылы мәктәбе 2005 елдан уянып килүче вулкан өстендә яшәгән кебек яши. Бинаның өчтән бер өлеше сүтелгән, төп өлешенең стеналарында ярыклар пәйда булган. Гомумән, баласын укырга җибәргән ата-ананың кичерешләрен әйтеп аңлату мөмкин түгел. Шул ук вакытта район мәгариф идарәсе җитәкчесе үзенең чыгышында бу мәктәпнең авыр хәлдә икәнен беркайчан да тасвирламый; бу мәктәпне идарә җитәкчесе генә түгел, район җитәкчелеге дә күрмәмешкә салыша. Мәктәп ярымҗимерек, тәрәзәләрдән җил-яңгыр үтә, кышкы суыкларда балалар бияләй киеп язалар. Һәм бу 2023 елда! Авыл нефть скважиналары эчендә утыра, ата-аналар нефтьчеләр. Район җитәкчелегенә кирәгебез булмагач, бәлки нефтьчеләр безнең авыл балаларын кайгыртырлар?
К. Мөхәммәтшина, Яңа Кәшер авылы

Хат эзеннән

Әйе, районда үзенең уңышлары белән дан тоткан Яңа Кәшер авылы мәктәбенең бүген шул хәлдә булуы бик аяныч. 
Ничә еллар дәвамында «йөк» урыныннан кузгалмый. Инде кәшерлеләр мәктәп ишелә дип чаң суга башлаганда исән-сау булган мәктәпләр берничә тапкыр ремонт үткәрделәр. Яңа Кәшер урта мәктәбе исә ничә еллар буена республика планына да, федераль ремонт планына да керми. Сәбәбе нәрсәдә соң? Безнең район җитәкчелеге сорый белмиме? Алай дисәң, райондагы башка мәктәпләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Юк, сүз шәһәрнекеләр турында бармый. Әйтик, Иске Михайловка мәк-тәбенә әле узган ел гына ремонт ясалды. Әйтүләренә караганда, ата-аналар да, мәктәп, авыл җитәкчелеге дә кайларга гына хат язып карамаганнар. Димәк, әлеге мәктәпкә ремонт ясалмасын өчен кемдер бик каты «тырыша» дими чара юк. «Үз сүземне сүз иттем, барыбер карават астыннан чыкмадым», дигән ир кебек бу. Әгәр дә теләсәләр, шушы еллар эчендә ремонт түгел, ике-өч мәктәп салырга мөмкин булыр иде. 

Әлеге хатка ачыклык кертүне сорап мәгариф идарәсенең төзелеш-ремонт эшләренә җаваплы хезмәткәре Алсу Герасимовага мөрәҗәгать иттек. Ул капиталь ремонт өчен бөтен сметаларның, документларның эшләп тапшырылганын хәбәр итте һәм бу мәсьәлә буенча төгәл җавап алу өчен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юллар идарәсе начальнигы Илшат Насыйбуллинга мөрәҗәгать итәргә кушты. Тик идарә башлыгы әлеге мәсьәлә буенча җавап бирүдән баш тартты. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская да соңрак җавап бирермен дигән җөмлә белән чикләнде.

Бәлки Мәгариф министрлыгындагы белгечләр җавап бирә алыр дигән өмет белән, төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен контрольдә тотучы бүлек белән элемтәгә чыктык. Алар бу эшләр муниципалитет карамагында булуын, һәм узган ел гына республика һәм федераль план кысаларында Әлмәт шәһәре һәм районында 14 мәктәпкә ремонт ясалганын хәбәр иттеләр.

Сүз дә юк, безнең нефтьчеләр бик күп күркәм, игелекле га-мәлләр кылып торалар: төзекләндерәләр, яңарталар, талантлы балаларны кайгырталар, өлкәннәргә булышалар. Ә бит аларның төп эше нефть чыгару. 

Бүген 132 бала белем алган Яңа Кәшер мәктәбе бер кысага да керми, күрәсең. «Булмый инде булмагач, Актанышта тумагач, Сабаларда тумагач», дип белми җырламый инде Илсөя. Алай дисәң...

Нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе кала, җәмә-гать, кулыгызда власть таягы белән мөһер, дәрәҗәгез булганда үзегезнең кендек каны тамган авылга, сине зур кәнәфидә утыра торган җитәкче булырлык итеп белем биреп чыгарган мәктәбегезгә ярдәм итеп, карап, төзекләндереп торыгыз. Аннан соң булуы бар. Власть та, дәрәҗә дә вакытлы гына ул.

Рәфкать Шаһиев әзерләде

«Сүз дә, түземлек тә бетеп килә...»

Фикерләр
Авыл мәктәбенең мондый хәлдә булуы ата-аналарны да борчуга сала. Фикерләрне беләсе килеп, мөрәҗәгать иткәч, кемнәрдер баш тартты, кайберләре исемнәрен күрсәтмәүләрен үтенделәр, чөнки беркемгә дә интервью бирмәскә, журналистлар белән аралашмаска кушылган. Ләкин шуңа да карамастан аларның үз сүзләре бар.

Рузана:
- Инде кайларга гына мөрәҗәгать итеп бетермәдек. Мәскәүгә В. Путинга да, үзебезнең Рәисебез Р. Миңнехановка да, якташыбыз дип Ф. Мөхәммәтшинга да язып карадык. Бөтен сүз финанска барып терәлә бугай. Балам 2 нче сыйныфта укый, икенчесенә әле биш кенә яшь. Каядыр башка мәктәпкә йөртәсе дә килми, мөмкинчелегебез дә юк. Ә безнең мәктәптә бик көчле укытучылар, төпле белем бирәләр. Аннан каядыр чыгарып җибәрсәң дә, Алла сакласын, юлда ниләр булмас. Монда мәктәпкә киткәндә дә куркып торабыз. Кырыйдан караганда бик куркыныч инде. Әле күптән түгел генә дә районнан килеп карап киттеләр, безнең белән очраштылар. Нигезләре яхшы, шулай да ныгытырга кирәк, кайбер стеналарын алыштырырга диләр. Өметләнәбез инде. Бәлки икенче балабыз төзек мәктәпкә барыр.

Айгөл Хөснетдинова:
- Мин бу авыл килене. Ирем укыганда ук шул җимерек хәлдә булган инде. Хәзер бер балабыз тәмамлап чыкты, икенчесе укый. Ни өчен шушы хәлдә - һич җавап таба торган түгел. Очрашуга, җыелышка килгән бер генә кеше дә «юк» дип каршы килми. Һәркайсы «булыр» дип вәгъдә бирә. Баштарак төрле программаларга да керде дип карадылар инде. Ничек кергән, шулай чыгып та киткән, күрәсең. Әллә нинди кечкенә генә авылларга да мәктәпләр салып бетерделәр. 

Ничек дип әйтергә дә, нәрсә уйларга да белгән юк инде. Әллә ремонтка дигән акчалар күптән тотылып беттеме икән дигән уйлар да килә. Сүз дә юк, бүген заман таләбенә туры килә торган мәктәп төзү өчен миллионнар гына түгел, миллиардлар кирәктер. Ләкин бит ремонт ясарга мөмкиндер. Тирә-як авыллардан оят. Ә укыту бик яхшы. Мәктәп коллективы төпле, ныклы белем бирә.

Ринат Гарипов:
- Монда сүз юк инде. Сүз дә бетә, түземлек тә бетеп килә. Алла сакласын, андый-мондый фаҗига генә була күрмәсен. Ул бит гел булмый, бер генә була. Ул «обещалкин»нарның үзләренең балаларын шушы мәктәпкә җыеп китереп утыртасы иде. Безнең мәктәптәге һәр укытучыга медаль бирерлек. Балалар шәһәрдәге кебек репетиторга йөреп ЕГЭ тапшырмый, үзебезнекеләр укыта. 

Ә мәктәпне ремонтлатырга дигән акчаларны эзләтергә кирәк. Ул бит кайдадыр булырга тиеш. Әлмәттә тегесе урлаган, монысы урлаган дип берәм-берәм чүпли торалар. Монда да шул кирәк. Шунсыз мәктәпкә ремонт күрмәбез кебек.

кәшер мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса