Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр «Халык контроле»ндә шау-шудан зарлана

Июнь аенда порталда кулланучылар барлыгы 237 мөрәҗәгать калдырган.

Әлмәтлеләр «Халык контроле»нә күңелле төнге тормышны яратучылар турында язалар. Чүплекләр турында да хәбәр итәләр-июнь аенда мондый мөрәҗәгатьләр күбрәк булды. Гадәти булмаган гаризалар да булган. Мәсәлән, Юрий Гагаринның бозылган портреты.

Клара Цеткин урамындагы 29А йортында яшәүчеләр яңартылган ишегалдыннан канәгать түгел. Фатирларның берсенең тәрәзәләре астында шикле компанияләрне җәлеп итүче кибетләр барлыкка килгән.

"Асфальт дәрәҗәсен элеккеге дәрәҗәгә төшерүне сорыйм. Элек коймалы бакча бар иде һәм тәртип бозучылар юк иде. Хәзер  төрле төркемнәр җыела, шаулый, тәмәке тарта, чүпли Эскәмияләр минем тәрәзәләргә куркыныч якынлыкта урнаштырылган",-дип яза интернет кулланучы.

Ә Гагарин урамындагы тугызынчы һәм унберенче йортларда яшәүче әлмәтлеләргә подъезд төбендә эскәмияләр булмау ошамый. Монда алар ишегалдының үзәгендә урнашкан, ә  халык фикеренчә, подъездлар янында булырга тиеш.

"Подъездларга эскәмияләр куюны сорыйбыз, алар шунда булырга тиеш. Алар ишегалдының үзәгендә торалар! Анда төнге 2-3 сәгатькә кадәр алкоголь эчәләр, сирень куакларына  йөриләр, һәм Гагарин урамындагы  11 йортның беренче катындагы тәрәзә янында ис тора! Тәрәзәләрне ачарлк түгел, - дип тасвирлый проблеманы портал кулланучысы.

Эскәмияләр һәм аларга битараф булмаган тынычлык бозучылар турында гаризалар «Халык контроле» сервисында күптән түгел генә барлыкка килгән. Ә инде чүп-чарны ишегалларыннан чыгару үтенечләре традиционга әверелде.

Бу гаризаның статусы да "эштә", әмма пластик өчен кәрзин буш инде. Шулай ук вандалларның гамәлләренә дучар булган иҗтимагый киңлекләр турында гаризалар оператив рәвештә хәл ителә.

Бу үтенечне үтәү өчен шәһәр хезмәтләренә 2 көн вакыт киткән. "Халык контроле" сервисына узган айда барлыгы 237 мөрәҗәгать бирелгән. 109сы хәл ителгән, 67се эштә, 51е планлаштырылган, 10 гариза мотивлы рәвештә кире кагылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса