Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Башка исем юк микәнни?

Иске Михайловка авыл җирлегенә берничә авыл керә. Шуларның берсе - Наратлы. Авыл бик матур урында урнашкан. Урман дисәң, урманы бар, буа дисәң, буасы. Исеме дә җисеменә туры килеп тора.

Тик менә урам исеме белән генә килешәсе килми. Ул  «Болотная» дип атала. Урамны кем һәм нигә шулай атаган икән? «Болотная» диюгә сазлык сүзе искә төшә.

Элегрәк авылда сазлык җире булган, тик ул сазлыкка карап кына урамга исем бирәләрмени? Иске Михайловка авылыннан сугышка киткән, сугышта катнашкан ветераннар да бар, алар урам исемен йөртергә лаек түгелләрме? Шулай ук Иске Михайловка җирлегендә Ирня, Автомобилистов, Лесная, Школьная урамнары бар. Алары ярар инде: соңгысы урман якын дип бирелгәндер, аңларга була, Школьная - ул урамда мәктәп булганга шулай диелгәндер. Ә «Болотная» колакка да ятыш сүз түгел югыйсә. Һәр килгән кеше бу урамыгызга кем шундый исем бирде дип гаҗәпкә кала.

Авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннан яраланып кайткан ветераннар да бар иде бездә. Аларны олырак кешеләр белә инде, ә яшьләр белми. Менә алар-  безнең батыр кешеләр.

Корбангалин Алмас Габделхак улы

(1923-2007)

1942 елның мартында мобилизацияләнә. 1943 елның сентябренә кадәр 33 нче удар дивизиянең 3 нче армиясе 82 нче укчы полкы составында Калининград фронтында сугыша. Башта автоматчы, аннары снайпер була, 8 фашистны үтерә. Тиздән каты яралана, 2 нче төркем инвалидлык ала. 1943 елда демобилизацияләнә. 1943-1980 елларда «Дружба» колхозында хисапчы булып эшли. Яхшы эшләгәне өчен күп тапкырлар бүләкләнә. 2007 елда вафат була. Ирекледә җирләнгән.

Бүләкләре

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Совет снайперы» медале.

 

 

Гобәйдуллин Хафиз Мөхәммәтсарим улы (1919-1997)

1940 елда мобилизаци-яләнә. Бөек Ватан су-гышының беренче көн-нәреннән үк фронтта була. Әсирлеккә эләгә, 1946 елда демобилизацияләнә. «Дружба» колхозында бригадир булып эшли. Компартия әгъзасы була. 1997 елда вафат. Ирекледә
җирләнгән.

Бүләкләре

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

 

 

Гыйбадуллин Зиннур Мортаз улы (1923-1995)

1941 елда, 18 яшендә мобилизацияләнә. 97 нче гвардия авыр танк полкында хезмәт итә, танк ротасының корал командиры була. Курск сугышының героик вакыйгаларында катнаша. Ул Шяуляй, Рига, Клайпеда, Вильнюс шәһәрләрен азат итү өчен сугышларда катнаша. Вильнюс өчен барган сугышларда каты яралана, берничә катлаулы операция кичерә, Вильнюс сугышыннан снаряд кыйпылчыгы аның кулында мәңгегә кала. 1947 елның 31 маенда өлкән сержант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Иске Михайловка авыл Советы рәисе, партия оешмасы секретаре, «Дружба» колхозы рәисе булып эшли. 1995 елда вафат була. Ирекледә җирләнгән.

Бүләкләре

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены.

 

 

Гайфетдинов Әхәт Хафази улы (1920-1995)

1941 елда фронтка китә. 1942 елның мартында Смоленск фронтында сугыша. Озакка сузылган су-гышларның берсендә каты яралана. Иваново өлкәсенең Ковров шәһәрендә хәрби госпитальдә дүрт ай буе дәвалана. 6 айдан соң фронтка кайта. Калинин шәһәренә эләгә. 1942 елның ахырында аны комиссия хәрби хезмәткә яраксыз дип таба. Егерме өч яшьлек егет инвалид булып туган авылына кайта.

Сугыштан кайткач ул «Дружба» колхозында бригадир булып эшли башлый. Вакыт узу белән аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Аның Мактау грамоталары, медальләре бүген дә мәктәп музееның байлыгы булып тора. Хәле начарланып китеп, ул 1995 елның 23 июлендә вафат була. Ирекледә җирләнгән.

Бүләкләре

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

 

 

Краснов Кузьма Иванович (1926-2012)

1943 елда 17 яшендә мобилизацияләнә. Казаннан ерак түгел мари урманнарында урнашкан 1373 нче укчы полкка эләгә.

Комиссия үтә һәм аны Куйбышев тирәсенә укырга җибәрәләр, анда ул самолетларны үзләштерә, парашюттан сикерә. Укудан соң фронтка җибәрелә, ИЛ-2 штурмовигында оча, аны фашистлар «Кара үлем» дип атаганнар.

1945 елның 16 апрелендә Берлинны бомбага тотуда катнаша. 1947 елга кадәр Германиядә хезмәт итә. Аннары яңа ТУ-2 самолетын үзләштерергә дип Грозныйга җибәрелә, югары офицерлар авиация училищесын тәмамлый.

1950 елда демобили-зацияләнә, туган авылына кайта. Бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлагач, «Сөләйнефть» промыселында өлкән оператор булып эшли башлый. Аның хезмәт биографиясе 1985 елга кадәр дәвам итә, югары дәүләт бүләкләре була, исеме Татарстан нефть тарихына язылган. 2012 елда вафат була. Иске Михайловка авылында җирләнгән.

Бүләкләре

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Берлинны алган өчен» медале, «Совет Армиясенә һәм флотка 30 ел» медале.

Менә шушы кешеләр урам исемнәренә лаек түгелмени? Авыл халкы да горурланып йөрер иде авыл урамнары буйлап.

Бер кеше генә урам исемен үзгәртә алмый, ә күмәк тотынганда аларны үзгәртеп булыр иде, минемчә. Сез дә килешәсезме? Сезнең авылыгызда урамнар кемнәр исемен йөртә? Хөрмәтле газета укучылар! Сездән җаваплар һәм уй-фикерләрегезне көтәбез.

Ландыш Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса