Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Җир астыннан юллар бар барын, тик...

«Җир астыннан юллар булмас, җир астыннан юллар юк», дип җырлый башласалар, күз алдына үзебезнең Әлмәт «подземкалары» килә.

Алар калабызда берничә. Юлны аркылы чыгу урыннары гына түгел, сәүдә хезмәте күрсәтә торган урыннар да әле ул.

Кечкенә кибетләрдә сантехника, косметика, телефоннар һәм башка кирәк-яраклар саталар, шунда ук аяк киемен ремонтлау, ачкыч ясау остаханәләре дә эшләп тора. Ленин-Фәхретдин урамнары чатында 2008 елда төзелгән җир асты кичүендә исә сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Җаның ни тели - бар да бар. «Подземкалар» арасында иң чистасы, иң каралганы да шул. Шушында сәүдә итүче арендачы-эшмәкәрләр карап-кайгыртып торалар - шуңа да тәртип. Күпләр хәтерлидер, шул 2008 елның августында яңа гына кулланышка кертелгән әлеге объект җимерелгән дә иде бит. Аны кабаттан рәткә китерделәр. Ходайга шөкер, шуннан бирле андый-мондый хәл булганы юк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ә менә «Панорама» сәүдә үзәге янәшәсендәге һәм Тө-зүчеләр проспектындагы «подземкаларның» торышы исә күпләрне борчуга сала. Язын-көзен яңгырлардан соң җир асты юлларын су баса, анда апрель аенда быел хәтта кыслалар йөзгәнен дә төшереп алганнар иде әле, хәтерегездә булса. Нишлисең инде, калабызда яңгыр сулары ага торган җайланмаларның  - ливнёвкаларның эшләмәве яки бөтенләй булмавы бә-ласе инде бу. Шулай су агып, соңыннан боз булып каткан  баскычлардан егылып төшүчеләр дә байтак. Шуңа күрә дә коляс-калылар «подземкалардан» йөрмәскә тырыша. Югыйсә, бу автомобильләр ыжгырып торган юлны аркылы чыгуның иң куркынычсыз урыны санала бит. Шуларга өстәп яшүсмерләрнең «иҗат җимешләре» - граффитилар җир асты юлларының диварларын чуарлаган. Аларны инде арендачылар юып, чистартып тәмам гаҗиз булганнар. Стеналарга ниләр генә язмыйлар да, нинди генә сурәтләр төшермиләр! Әлмәт нефтьчеләрнең ярдәме белән елдан-ел төзекләнә, матурая гына барса да, ни өчендер шушы «подземкалар» ел да игътибардан читтә кала. Әлмәтлеләрнең фикерләрен ишетергә дип, без дә проблемалы җир асты юллары буйлап сәяхәт кылдык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Шундый заманча биналар төзиләр, ә үзәк урамнардагы җир асты юллары элеккеге 90 нчы елларны хәтерләтә. Караңгыда моннан йөрмәскә тырышам, куркыта, - ди 14 яшьлек Светлана.

- Ярый әле нефтьчеләр бар, аның бит «подземкаларын» да халыкка уңай булсын дип шулар төзеп биргәннәр иде. Салып биргән әйберне кадерләп сакларга да кирәк бит ул. Хуҗаларча фикер йөртә торган түрәләр юк шул хәзер, ни генә сорасаң да, акча юк, дип җавап бирәләр, - дип фикерен белдерде 42 яшьлек Илдар.

- Әлмәтебез матур, төзек калалар исемен йөртә. Ижау каласында яшәүче туганнарым ел да безгә кунакка киләләр. Аларга калабыз бик ошый. Туганнарымны шәһәребездәге бетмәс-төкәнмәс бәйрәмнәр дә гаҗәпләндерә. Ярый әле, алланың рәхмәте белән, «Панорама» янындагы һәм Төзүчеләр проспектындагы «подземкаларны» күргәннәре юк, оялып үләрсең, күрсәләр. Анда сату итүчеләргә алла ярдәм бирсен шундый шартларда эшләгәннәре өчен. Ә менә вокзал янындагы җир асты юлы үзе чиста, үзе уңайлы. Туганнарымны вокзалга озатырга барганда гел шунда кереп чыгабыз бергәләп. Эх, минәйтәм, тегеләрен дә шулай ясап куйсалар, ничек яхшы булыр иде бит, дим. Бәлки ясарлар әле, онытып кына җибәргәннәрдер, - ди Әлмәттә яшәүче 70 яшьлек Гөлҗиһан апа.

Юк, онытмаганнар. Әлмәтлеләр   «Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткәч,  2024 елга кадәр  ремонтларга сүз биргән башкарма   комитет. Инде  көтәсе генә кала...

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса