Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт урамнарында яңа тукталыш павильоннарын урнаштыру дәвам итә

Нефть сиртмәсе рәвешендә ясалган 14 павильон да заманча таләпләргә туры китереп башкарылган.

Аларның һәрберсе мәгълүмати һәм яктырткыч табло, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пандуслар белән җиһазландырыла.  Әлеге заманча тукталыш павильоннарын урнаштыру «Татнефть» компаниясенең  финанс ярдәме белән мөм-кин булды.

Заманча тукталыш павильоннары әлмәтлеләр күңеленә хуш килсә дә, кайбер тукталышларда аларны юлга бик якын урнаштыру күп кешедә борчу уятты. Бу уңайдан «Әлмәт таңнары» газетасына да мөрәҗәгать итүчеләр байтак булды. Мисал өчен, калабызның халык һәм машиналар иң күп йөри торган Ленин урамындагы «Гадел хөкем йорты» тукталышы павильоны машиналар йөри торган юлга терәтеп диярлек монтажланган иде. Газета укучыбыз, моңа борчылып, павильонны фотога төшереп редакциягә дә юллады. Фотода объектның чыннан юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп урнаштырылмавы ачык күренеп тора иде. Бу турыда без газетабызның социаль челтәрдәге аккаунтына пост та куйган идек.  Пост астында комментарий язучылар заманча, искиткеч матур итеп эшләнгән павильонны, ел фасылларын да исәпкә алып, куркынычсызрак итеп күчереп куярга кирәклеген белдерделәр.

Бер атна вакыт та узмады, әлеге павильонны эчкәрәк күчереп тә куйдылар. Газетабызны укып, халык гозеренә игътибарлы булучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса