Әлмәт таңнары

Калган эшкә  кар яумасын иде

Яз җитү белән санитар-экологик өмәләр башланып китсә дә, шәһәр һәм район биләмәләрендә чәчелеп яткан чүп-чар җитәрлек әле.

Әлмәтлеләр «Халык контроле»нә һәм «Әлмәт таңнары» редакциясенә  күбрәк нәкъ менә шуңардан зарлана.

Кайбер авыл җирлекләрендә урнаштырылган контейнерлар май башыннан бирле түгелмичә калып, бик күңелсез күренеш барлыкка китергән. Кама-Исмәгыйль, Бишмунча, Урсалбаш авылларында да бу хәл күзә-телгән. Болгар-1 торак пунктындагы контейнер 3 атна буе, ә Нолинкадагысы 7 көн дәвамында бушатылмаган.

Рус Акташында һәм Югары Мактамада да шул ук проблема. Ә менә Кләмәнтәй авылындагы чүп контейнерлары бөтенләй СанПин нормаларына туры килми. Беренчедән, аларның күбесе тишек, капкачлары һәм тәгәрмәчләре юк. Контейнерлар урнаштырылса да, алар өчен мәйданчык тиешенчә көйләнмәгән, чүп машиналары өчен керә һәм чыга торган юллар тө-зелмәгән. Югыйсә, әлегә контейнер мәйданчыгының төзеклеген кайгырту авыл җирлеге башкарма комитеты карамагында. Шуңа күрә дә мәйданчыкны тиешенчә көйләү һәм чүп контейнерларын алыштыру өчен алар җаваплы. Бу турыда безгә «Гринта» региональ операторы диспетчеры аңлатма бирде.

- Безгә контейнерларны алыштыру турында хат белән шул авыл җирлегенең башкарма комитеты мөрә-җәгать итәргә тиеш. Әлегә беркем дә бу гозерне җит-кермәде, - диде ул.

Агропоселок һәм «Д» зонасы арасындагы чүплек тә бик «авыр хәлдә», ике арадагы территория пластик шешәләр, пакетлар, чүпрәк-чапрак, ертык аяк киемнәре һәм башка шундый көнкүреш калдыклары белән тулган. Шушындый зур территориягә бары тик ике генә контейнер куелганлыктан, алар тиз тула һәм чүп-чар җил белән тирә-юньгә тарала. Бу бик ямьсез күренеш, һәм нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми.

Май башында авыллардагы чүп контейнерларын бушатудагы өзеклекләр буенча «Гринта» региональ операторы түбәндәге аңлатманы бирде:

- Әйе, чыннан да, чүпләрне вакытында чыгарып түгәргә өлгерә алмадык. Ләкин бу безнең генә гаеп түгел. Халык ял көннәрендә бакчаларын, йорт тирәләрен чистартырга кереште. Контейнерларга үтеп керешлек түгел - агач ботакларыннан башлап иске диванга кадәр чүп-чар өелгәнлектән, аларны төяү һәм бушату аеруча күп вакытны алды. Шуңа күрә дә эшләр графиктан артка калып алып барылды. Хәзерге вакытта бар да җайга салынды. 

Чүп өстенә чүмәлә ди-гәндәй, ямашлылар авыл мәктәбе янында барлыкка килгән чүп өеменнән зарланалар. Биредә шулай ук 5 ел элек янгын кичергән йорт та урнашкан, ә фонарьлар янмый, караңгыда йөрү куркыныч, дип яза алар.

- Шушында ук төзелеш калдыклары өелеп ята. Ни өчендер йорт төзүчеләр үзләренең чүпләрен бульдозерлар белән эттереп урамга чыгаралар. Менә шулай интегәбез. Янәшәдә генә мәктәп, шуннан балалар, картлар, инвалидлар  йөри. Авыл җирлекләре буенча җаваплы службалар нигә рейдлар үткәрми бу уңайдан? Килегез, карагыз, штрафлар салыгыз, - дип мөрәҗәгать иткәннәр Ямашта яшәүчеләр. Биредә күпбалалыларга җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә чишелеш таба алмый.

Реклама

Тагын бер җитди проблема - юллар. Районыбызның авыл җирлекләрендәге юлларны төзекләндерү ел саен алып барылса да, кайбер торак пунктларда бу мәсьәлә элеккечә кала бирә. Мисал өчен, Кәләй станциясенең Набережная урамындагы 35, 37, 39 нчы  йортларда яшәүчеләр өйләренә кадәр машина белән керә алмыйлар, транспортларын күрше урамда калдырырга мәҗбүрләр. Әлеге участокны тигезләп, йөрерлек итүне сораганнар кәләйлеләр.

- Бу яңа урамнар, юллар әле төзелеп кенә килә. Биредә юл салуга быел  акча каралмаган. Хәзерге вакытта торак пунктта су кертү эше белән мәшгульбез. Бу эшләр үзсалым исәбенә башкарыла, - дип җавап бирделәр Урман Кәләе авыл җирлегендә.

Югары Мактаманың Крупская һәм Октябрь урамнары киселешендәге юл участогына исә инде күптәннән кирпеч һәм таш китереп аударган булсалар да, бернинди дә эшләр башкарылмаган. Мондый хәлләр башка торак пунктларда да күзәтелә.

Ерсубайкинодагы региональ юлның аварияле участогы еллар буе ремонт йөзе күрмәгән. Андагы чокыр-чакыр нәтиҗәсендә күпләр тәгәрмәчсез калган.

- Автобуслар да бу юлдан йөрүдән баш тарта, озакламый ашыгыч ярдәм машинасы да чакырта алмабыз инде, - дип зарлана ерсубайкинолылар. 

Проблемалар җитәрлек. Гозерләрне авыл җирлекләре башлыклары һәм тиешле службалар күргәннәрдер, тиешле чаралар күрелер, дип ышанасы килә. Без һәр-берсен күзәтеп барачакбыз. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: