Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Шулай гына була күрсен

Әлмәттә җәмәгать транспорты мәсьәләсе халыкны иң борчыганыдыр, мөгаен.

Аның уңайлылыгын һәм сыйфатын күтәрү хакимият органнарының бурычы.

Берсүзсез, көнүзәк проблеманы чишү өчен район җитәкчелеге тарафыннан шактый чаралар кулланылса да, җәмәгатьчелектә тискәре карашларның калуы төптән уйлап, хуҗаларча фикер йөртү кирәклеген исбатлады. Калабызда автобуслар хәрәкәт итми башлау белән, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, кыенлыклар икеләтә артты. Бу мөһим проблеманы без «Әлмәт таңнары» газетасы битләрендә еш яктырттык.

Әлбәттә, үзгәрешләр, кагыйдә буларак, шактый зур финанс чыгымнары да сорый шул. Республика ярдәменнән башка бу проблеманы ерып чыгу мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Ниһаять, бу өлкәдә боз кузгала башлады бугай, дип әйтергә була. 12 майдан калабызда 2 нче һәм 4 нче маршрутлар гамәлгә кертелде. 8 өр-яңа «Газель Next-City» автобусы Әлмәткә республика җитәкчелеге ярдәме белән кайтартылган. Газельләр Горький автозаводында җитештерелгән, дизель ягулыгында эшли. Салоны уңайлы, иң мөһиме - мөмкинлекләре чикләнгән-нәр өчен махсус пандуслар да көйләнгән. Яңа автобуслар Әлмәт транспорт идарәсе карамагына тапшырылган.

Район башлыгы Тимур Нагуманов хәзер Әлмәттә транспорт идарәсе генә хез-мәт күрсәтүен бәян итте. Әлмәтлеләрнең соравы буенча бу ике яңа маршрут та хәрәкәтен Ленин урамыннан башлый. 

- Ленин урамы транспорт белән тулысынча тәэмин ителгән. Ә менә Урсалы, ДСРК, Агропоселок, Техснаб кебек микрорайоннар игътибардан читтә калып барды. Нәкъ менә шушы яңа Газельләр әлеге четерекле мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Һәрбер маршрутка дүртәр автобус туры килә. Аларның хәрәкәт итү ешлыгы 18-20 минут. Автобуслар иртәнге алтынчы яртыдан кичке унга кадәр йөриячәк. Билетларны әлегә кондукторлар сатачак, шулай да алга таба кондукторсыз системага күчү планлаштырыла. Автобуслар хәрәкәтен «Акыллы транспорт» системасында күзәтергә мөмкин. Шуны да ассызыклап узасым килә, 1, 3, 7А һәм 7Б троллейбус маршрутлары үзгәрми, элеккечә шул ук режимда кала. Әлбәттә, Газельләрне хәрәкәткә кертү җәмәгать транспорты проблемасын өлешчә чишү генә. Алга таба тагын ун автобус кайтарту планга кертелгән, җәй ахырларына шәһәребезгә 10 яңа троллейбус та кайтырга тиеш. Көз урталарыннан гомумән алганда өстәмә 28 техника гамәлгә кертелә. Шулай  берничә этапта җәмәгать транспорты мәсьәләсе уңай чишелер, халыкка да көтелгән уңайлыклар тудырылыр, - дип аңлатма бирде «Әлмәт транспорт идарәсе» директоры Решат Таҗетдинов.

Җитәкче әйткән сүзләрне җөпләп, шулай гына була күрсен инде, дип өстисе килә. Калганын кабат вакыт үзе күрсәтер.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса