Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Бәреп чыккан суны иярләүче табылырмы?

Социаль челтәрләрдә дә гозерләрен юллаучылар байтак.

Күптән түгел безгә Шевченко урамындагы 84 нче йортта яшәүче 76 яшьлек Зәйнәп апа Минабетдиновадан хат килеп төште. Әйтергә кирәк, газетабызның актив әбүнәчеләреннән берсе редакциябезгә инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Беренче тапкыр ул «газеталарны вакытында китермиләр, ярдәм итегез әле», дигән үтенечен белдергән иде. Без Зәйнәп апаның гозерен үзебезнең газетада биргәч, мәсьәлә уңай чишелгән булып чыкты. Газета алдыручыбыз бу уңайдан безгә җылы рәхмәтен белдергән һәм шул ук вакытта чираттагы үтенечен дә җиткергән.

- Мин яшәгән йорттагы фатирның тәрәзәләре Шарлавыклы буаларга карый, аның баскычлары бик таушалган, ремонт кирәк. Әмма бүген мине башка сорау борчый: икенче ел рәттән яшел зонада бер чокырдагы суны туктата алмыйлар, өчәр машина белән киләләр, казыйлар, нәрсәдер эшлиләр дә китәләр. Ә су кабат бәреп чыга. Күптән түгел тагын килделәр, эшләделәр, су тагын чыкты. Башка кешеләр бәлки игътибар да итми торганнардыр, тик мин үзем төзелештә эшләгән кеше булганлыктан әлеге проблемага тыныч кына карый алмыйм. Заманында җир дә казыдым, бетон салдым, түбә яптым, укып чыгып, мастер, прораб, участок начальнигы булдым. Мондый «расхлябанность»ны гомеремдә күргәнем булмады, дисәм, ялгыш булмастыр. Үзләреннән соң яхшылап җыештырып китсәләр дә бер сүз әйтмәс идең. Казыйлар да шулай калдыралар. Кем нәрсә эшләргә тели икән анда, шуны аңлатып яза алмассызмы икән газетагызга, - дип язган хатында әлмәтле.

Газета укучыбызның гозерен туп-туры «Әлмәт-Водоканал» АҖ генераль директоры Илнар Минһаҗевка җиткердек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде.

- Әлеге участок аварияле участок санала. Биредә торбалар нык таушалган. Шуңа күрә дә су ташып агып чыгулар (порыв) еш була. Без үз чиратыбызда әлеге аварияләрне вакытында ликвидацияләргә тырышабыз. Әйе, чыннан да, күптән түгел Шарлавыклы буалардагы яшел зонада бер торба тишелеп, аннан су ташыган иде, аны туктаттык, озак та үтмәде, икенче авария булды, аны да башкарып чыктык. Биредә искергән торбаларны яңаларына алыштыру сорала, без моны бик яхшы беләбез һәм мөмкинлек чыгу белән әлеге эшкә тотыначакбыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса