Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Кар «боткасы», чүп өемнәре һәм этләр

Агымдагы атнада нәкъ менә шушы проблемалар аеруча актуаль булды.

Атна башыннан күпләп яуган кар юл һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен җиң сызганып эшләргә мәҗбүр итсә дә, әлмәтлеләр канәгатьсезлекләрен «Халык контроле»нә, социаль челтәрләрдәге популяр шәһәр пабликларына юллый торды.

«Әлмәт таңнары» редакциясенә дә бу җәһәттән шалтыратулар шактый булды.

Кемнедер көннәр җылыту белән юлларда барлыкка килгән кар «ботка»сы борчый, кемдер кар каплау сәбәпле, юлларның тар булуыннан һәм машина йөртүчеләргә күз күремен каплаучы куркыныч кар көртләреннән зарлана. Чыннан да, үзәк урамнар чистартылып торса да, техника шәһәр читендәге микрорайоннарга барып җитә алмау сәбәпле, биредә чын мәгънәсендә кар коллапсы барлыкка килде.

Мисал өчен, Урсалы микрорайонында күп балалы гаиләләр яши торган Семейная урамындагы юлларны көрт басып китте. Биредә яшәүчеләр үзләре көрәкләр тотып, кар чистартырга мәҗбүр булганнар. Петуховкадагы Нагорная урамында да шул ук хәл күзәтелгән. Биредәге Поселковая һәм Чулпан урамнарында юлларны бер тапкыр да чистартмаганнар булып чыкты. Красноармейка-Нолинка юлын чистартырга җаваплы хуҗа табылмаган.

Ә менә шәһәрдә күп катлы йортлар тирәсендәге юлларны, аптырагач, биредә яшәүчеләр үзләре өмә оештырып чистартканнары ачыкланды. Мондый өмәләр «Альянс ЖЭУ-3» биләмәләренә караган Фәхретдин урамындагы 58б, Тимирязев урамындагы 9 нчы, 18 нче, Маяковский урамындагы 63 нче, 76 нчы йорт тирәләрендә аеруча оешкан төстә узган. Биредә ишегалды җыештыручыларны хәтта кайнар чәй һәм төрле тәм-томнар белән дә сыйлаганнар әле.

Атна дәвамында эшкә соңарып килүчеләр ешайган. Шәхси машиналылар әле дә парковка урыннары таба алмый интегәләр. Кар көрәп, иртәнге якта машиналарын урнаштырсалар да, кичкә шул куйган урыннарыннан чыга алмый азапланып ятучылар байтак.

«Машина белән түгел, җәяү йөрүе дә кыен. Кар астындагы бозга таеп егылучылар шактый. Яшь әниләр коляскалар, чаналар белән үтә алмый, шулар кызганыч. Кайчан чистартырлар бу юлларны?» - дип зарлануын дәвам итә халык.

Юлларның кардан арындырылмавы нәтиҗәсендә ишегалларындагы чүп контейнерлары да вакытында чыгарып түгелми калган булып чыкты. Мондый күңелсез күренешләрне Белоглазов урамындагы 107, 103 нче йортларда, Тукай проспектындагы 23 нче, Чернышевский урамындагы 6 нчы йортларда яшәүчеләр фотога төшереп җибәрде.

Чүп өстенә чүмәлә ди-гәндәй, һава торышы уйнаклап тору йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булуга китерде. Әлеге проблеманы Чехов һәм Ленин урамындагы йортларда яшәүчеләр күтәреп чыктылар. Әлмәтлеләр урамнарда көтү булып йөрүче хуҗасыз этләрдән дә зарланып алдылар. «Көнбатыш капка» микрорайонында яшәүчеләр 7 нче балалар бакчасы һәм 26 нчы мәктәп тирәсендә аларның аеруча күп булуын хәбәр иттеләр.

Җәмәгать транспорты бе-лән бәйле сораулар да күп булды. Әлмәтлеләр инде аның начар йөрүеннән генә түгел, автобус, троллейбус салоннарында салкын булуыннан зарлана.

- Троллейбуста Мактамага кадәр барып җиткәнче катып үлә яздык, җылыткычлары юньләп эшләми, - дип язды пассажирлар «Халык контроле»нә. Шушында ук хакимияттән аларга җылыткычларның штат режимында эшләве, ләкин өч ишекнең дә еш ачылуы нәтиҗәсендә салон тиешенчә җылынырга өлгерә алмауны сәбәп итеп күрсәткән җавап та килеп иреште. Шуңа да карамастан, транспорттагы җылыткычларга ревизия үткәреләчәге дә хәбәр ителде.

Хәзерге вакытта кар белән «көрәш» дәвам итә. Аның нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Көннәрнең матур, кешеләрнең исән-имин булуын гына теләп каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса