Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр юлларга тоз сибелүеннән канәгать түгел

Хәзер хезмәтләр тозны нормативтан артыграк сипмәсеннәр өчен юлчыларны контрольдә тотарга тырышалар.

Әлмәттә юлларда тоз куллану-мәҗбүри чара. Реагентларны куллану турындагы сорауны турыдан-туры эфир вакытында шәһәр халкы янә район башлыгына бирде.

"Тоз уңаеннан без күп экспериментлар үткәрдек. Соңгы елларда Әлмәт ком кулланмый һәм комны элеккечә юлларга сипкән шәһәрләрдә буласыз икән, бездә хәл бу өлештә кардиналь рәвештә яхшырак күренә. Кар яуганда тоз сипми карадык. Кызганычка каршы, нәтиҗә бик тискәре килеп чыкты. Машиналар кар яуганда йөреп торгач, көчле бозлавык барлыкка килә һәм аны тиз генә алып бетереп булмый, боз бик авыр бетерелә", - дип билгеләп үтте ул.

Комментарийларда турыдан-туры эфир караучы әлмәтлеләр «юлларга тоз сибү»не туктауны сорадылар.

«Барысында да чама булырга тиеш. Һәм бүген иң төп мәсьәлә – тоз катнашмасын норматив буенча гына куллану. Бездә юлчылар, кызганычка каршы, моның белән кайчак мавыга, ягъни алар боз булмасын өчен тырыша. Без хәзер аларны мөмкин кадәр катгый контрольдә тотарга тырышабыз», – дип ассызыклады Нагуманов.

Кайберәүләрр узган ел «Сәламәтлек» паркында бозлавыкка каршы көрәш өчен кофе комы куллануларын искә төшерделәр. Район башлыгы әйтүенчә, бу кышта да кофены паркларда кулланырга планлаштыралар. "Шәһәр юллары өчен аны куллану мөмкин түгел", - дип нәтиҗә ясады Нагуманов.

 

 

Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса