Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Җирле кибет нигә ябылган?

Редакциягә шәһәрдә яшәүче Гөлҗиһан Ганиева мөрәҗәгать итеп, Әлмәттә «Сыйфатлы ит» кибетләренең ябылуына борчылуын белдерде.

- Гел алардан гына ит ала идем моңарчы. Фарш, казылык, ярымфабрикатлар - җаның ни тели, бар да тәмле һәм чыннан да сыйфатлы иде. Беркөнне Ленин урамы, 195 нче йорттагы кибеткә кереп аптырашта калдым. Кибет бушаган, соңгы продукцияләрен сатуга куйганнар. Сәбәбе нәрсәдә икән? Үзебезнең җирле кибет бит - Югары Мактаманыкы, бик ярата идек продукцияләрен. Бар кибетләре дә ябылды микәнни? Шул турыда белешеп, газетагызда халыкка аңлатма бирә алмассызмы?

Гөлҗиһан апаның гозеренә Югары Мактама авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуриев болай дип җавап бирде:

- Әйе, чыннан да, бүгенге көндә озак еллар дәвамында халыкны ит продукциясе белән тәэмин итеп торган «Сыйфатлы ит» җәмгыяте, казылык ясау цехы һәм шәһәр биләмәләрендә булган 8 кибет тә вакытлыча ябылырга мәҗбүр булды. Җәмгыять үзенең эшчәнлеген алга таба ни рәвешле һәм кайчан кабат дәвам итәчәк - әлегә бу турыда төгәл генә әйтү мөмкин түгел. Һәрхәлдә, яхшыга өметләнәбез.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса